Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кахов буасы җимерелде, тирә якны су баса: Украина Русияне гаепли


Кахов гидроэлектр станциясе буасы. Иярченнән төшерелгән рәсем. 5 июнь 2023 ел
Кахов гидроэлектр станциясе буасы. Иярченнән төшерелгән рәсем. 5 июнь 2023 ел

6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелгән. Тирә якны су баса. Украин хәрбиләре дамбаны шартлатуда Русияне гаепли. Русия ягы Украинага гаеп ата.

Украинаның "Юг" хәрби җиткчелеге әйтүенчә, Кахов гидроэлектр станциясе дамбасын Русия гаскәрләре шартлаткан. Русия билгеләгән баскын хакимиятләр моны башта кире какты, әмма соңрак дамбаның җимерелүен раслады.

Украина хәрбиләре хәбәрендә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта җимереклекнең никадәр зур булуы, су тирәнлеге һәм күләме, су басарга мөмкин булган урыннар төгәлләштерелә.

Кахов дамбасы җимерелү белән бәйле рәвештә президент Владимир Зеленский Украина дәүләт иминлеге шурасының ашыгыч утырышын уздырды. Соңрак Зеленский буаны Русия ягы миналаган дип белдерде.

Буа җимерелү нәтиҗәсендә су басу күренешләре
Буа җимерелү нәтиҗәсендә су басу күренешләре

Яңа Каховканың Русия куйган мэры Владимир Леонтьев башта буаның ташып чыгуын кире какты, моны "саташу" дип атады. Әмма ТАСС язуынча, соңрак ул "утка тотылу нәтиҗәсендә Кахов гидроэлектр станциясенең югары өлеше җимерелүен" таныды.

Русия саклану министры Сергй Шойгу дамбаны шартлатуда украин ягын гапләп чыкты. Янәсе, украин ягы контрһөҗүмдә уңышка ирешә алмый, шул сәбәпле гаскәрен Херсон юнәлешеннән башка урынга күчерә, бу шартлау шуның белән бәйле диде ул.

Русиянең сугышны хуплап язучы Telegram каналларында да дамбаны шартлатуда украин хәрбиләрен гаепләүче хәбәрләр таралды.

Херсон өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Прокудин да дамба шартлавын раслады һәм биш сәгатьтән соң су критик дәрәҗәдә күтәрелгән булачак диде. Ул Днепрның уң як ярыннан су басу куркынычы янаган урыннан кешеләрне эвакуацияләү турында игълан итте. Прокудин кешеләргә документларын җыярга һәм эвакуация автобусларын көтәргә кушты.

Шул ук вакытта сул як ярда яшәүчеләрне эвакуацияли алмыйлар, чөнки ул Русия хәрбиләре баскынлыгында.

Укргидроэнерго Кахов гидроэлектр станциясе тулысынча җимерелгән, ул торгызыла алмый дип белдерде.

Буа җимерелү нәтиҗәсендә су басу күренешләре
Буа җимерелү нәтиҗәсендә су басу күренешләре

Европа берлеге һәм НАТО җитәкчелеге Русия Украинага басып кермәгән булса, мондый хәл булмас иде дигән фикер белдерде.

НАТО башлыгы Йенс Столтенберг әлеге хәлне "ачу китергеч гамәл" дип атады.

"Каховка дамбасының җимерелүе меңләгән тыныч халыкны куркыныч астына куя һәм әйләнә-тирә мохиткә зур зыян китерә. Бу Русиянең Украинадагы сугышның рәхимсезлеген тагын бер кат күрсәтүче "ачу китергеч гамәл", дип язды Столтенберг үзенең Твиттер аккаунтында.

Европа шурасы башлыгы Шарль Мишель бу хәлгә шаккатуын һәм гражданнар инфраструктурасын җимергән "сугыш җинаяте" өчен Русия җаваплылыкка тартылырга тиешлеген әйтте.

Германия канцлеры Олаф Шольц гидроэлектр станциясенә китерелгән зыян өчен Русияне турыдан-туры гаепләмәде, ләкин бу президент Владимир Путинның Украинада сугыш алып баруы нәтиҗәсе булуын әйтте. Аның сүзләренчә, бу Русия солдатларының гражданнар корылмаларына – шәһәрләр, авыллар, хастаханәләр, мәктәпләргә һөҗүмне үз эченә алган хәрби гамәлләрнең берсе".

Чехия тышкы эшләр министры Ян Липавский әйтүенчә, Русия басып алу чикләрен киңәйтүне дәвам итә.

"Яңа Каховкадагы торак йортлар янындагы дамбага һөҗүмне тыныч халыкка каршы күпләп юк итү коралын куллану белән чагыштырырга мөмкин. Бу рәхимсезлек хөкем ителәчәк һәм җәзага тартылачак!" диде Липавский Твиттерында.

  • Кахов гидроэлектр станциясенең шартлатылырга мөмкин булуы турында Украина ягы былтыр октябрь ахырында ук кисәткән иде.
  • Кахов ГЭСы Херсон өлкәсенең Русия басып алган өлешендә урнашкан. Кахов сусаклагычы ярында Запорожье атом электр станциясе урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG