Уфада татар һәм башкорт эстрадасы җырчылары Украинага каршы сугышучыларга акча җыячак

Архив фотосы

"Беҙ бергә" концертлары 20 һәм 21 июньдә үтәчәк. Чыгыш ясаучылар арасында Фидан Гафаров, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев бар.

Башкортстан башкаласы Уфада татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары Украинадагы сугышта катнашучыларга "һуманитар ярдәм өчен" акча җыячак. Әлеге чара турында үзенең Telegram-каналында Уфа мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр итте.

"Беҙ бергә" концертлары 20 һәм 21 июньдә Уфа мәдәният сараенда үтәчәк. Беренче көнне чыгыш ясаучылар арасында Фидан Гафаров, Гүзәл Уразова, Зилия Бәхтиева бар. 21 июньдә Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев җырлаячак.

Бу концертлар - былтыр уздырылганнарының дәвамы булып тора.

Былтыр 8 июньдә Казанның Пирамида концерт залында "Бергә" дип исемләнгән хәйрия концерты узган иде. Аннан җыелган акча Украинаның фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы"на ("ДНР") һәм "Луһански халык республикасы" ("ЛНР") дип аталган өлешләренә ярдәмгә тотылачак дип игълан ителде. Тик, нигәдер, концертка билетлар уку йортларында, заводларда һәм башка бюджет оешмаларында теләүчеләргә бушлай таратылды.

Концерт "Беҙ бергә – Мы вместе" проекты кысаларында Башкортстан һәм Татарстанның танылган артистлары катнашында оештырылды. 25 майда Уфада, "Башкортостан" дәүләт концерт залы сәхнәсендә дә, "ДНР" белән "ЛНР"га ярдәмдә бергә булу идеясе белән беренче концерт узган иде. Бу шуның дәвамы – проектның Татарстандагысы булды.

  • Русия хакимияте төрле юллар, ысуллар белән Украинага һөҗүмне аклау һәм хуплау чаралары оештыра, бу эшкә татар-башкорт сәнгатькәрләре дә тартып кертелә бара. Сугышны хуплаган, солдатларга акча җыйган концертлардан тыш, Татарстанда Донбасска һәм Донбасс качакларына акча һәм һуманитар ярдәм җыю өчен хәйрия концертлары да уздырыла.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
  • Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.
  • Сугыш шартларына хәрбиләрнең зарлану видеолары әледән-әле чыгып тора. Әйтик май башында гына Башкортстаннан сугышка киткән ихтыяри – Шәйморатов исемендәге батальон фельдшеры Батыр Хәмзин үзенең туган ягы – Әбҗәлил районы хакимиятеннән яралыларны алып чыгу өчен УАЗ "Буханка" машинасы сораган иде.
  • Һуманитар ярдәмне үз кесәләренә җыючылар турында да билгеле була башлады. Күптән түгел Әлмәттә Украинада сугышучыларга ярдәм өчен дип акча җыйган түрәне тоткарладылар, ул акчаларны үзенә тоткан дип фаразлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!