Башкортстанда сугышка киткән хәрбине чүп өчен акча түләргә мәҗбүр итәләр

Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта Украинада булганга, ир үзеннән соң чүп калдыра да, аны чыгарган өчен түли дә алмый. Хәрбинең әнисе зарланып "Халык фронты" порталына мөрәҗәгать иткән.

Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яшәүче Әлфия Грифленкова "Халык фронты" ("Народный фронт") порталына мөрәҗәгать иткән. Ул Дүртөйле су-мелиорация төзелеше ("Дюртюлимелиоводстрой) төбәк операторы Украинадагы сугышта катнашучы улымнан чүп чыгарган өчен акча түләттерә дип зарлана. Хәзерге вакытта Украинада булганга, ир үзеннән соң чүп калдыра да, аны чыгарган өчен түли дә алмый. Бу хакта "Пруфы" җиткерә. Ир 2015 елдан бирле контракт нигезендә хезмәт иткән диелә хәбәрдә.

Грифленкова әйтүенчә, ул улының сугышта булуы турында бөтен белешмәләрне җыйган һәм бу документларны төбәк операторына тапшырган, әмма ярдәм итмәгән. Шуннан соң ул "Халык фронты"ның онлайн-трансляциясенә кушылып, үзенең проблемын сөйләгән, нишләргә белмим дигән.

Әлфия Грифленковага моңа "түзеп тормаска", прокуратурага һәм хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кушканнар диелә.

Башкортстанда сугышта катнашучыларга һәм сугыш ветераннарына мөнәсәбәт беренче тапкыр гына шау-шу тудырмый. Әйтик былтыр август аенда Әбҗәлил районы Кужан авылында яшәүче әфган сугышы ветераны Галим Абдулгазинга бушлай газ кертмәүләре хәбәр ителгән иде.

Бу уңайдан авылдашының хокукын яклап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән юрист Камил Мөхәмәтҗанов Украинадагы сугышта катнашучыларга да киләчәктә мөнәсәбәт шундый булырга мөмкин дип фикер белдергән иде. "Украинада "махсус операция" барганда болай баш тартулары бөтенләй аңлашылмый. "Хәрби операциядә" катнашучыларга да шундый мөнәсәбәт булмасмы?", диде ул.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Азатлык алып барган хисапка күрә, бүгенгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 512, Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган. Саннар чынында зуррак, хакимият югалтулар санын яшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!