Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда кереме 150 сумга артыграк булган өчен Әфган сугышы ветеранына бушлай газ кертмиләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Галим Абдулгазин күп еллар торак сертификаты алу өчен чиратта торган, көткән. Ахыр чиктә үзе өй салып чыккан. Хәзер яңа өенә күченер өчен газ кертергә кирәк, әмма аның бу кадәр акчасы юк. Дәүләттән тиешле 100 мең сум ярдәмне исә, кереме 148 сум 49 тиенгә артыграк булуы өчен бирмәгәннәр.

Башкортстанда әфган сугышы ветераны Галим Абдулгазинга йортына газ кертү өчен субсидия бирүдән баш тартканнар. Бу хакта Mkset яза. Ветеранга 58 яшь, ул дүрт ел Әфганстан сугышында катнашкан, "кайнар ноктада" хезмәт иткән. Сугыштан имгәнеп кайткан, озак еллар дәваланган.

Абдулгазин Әбҗәлил районының Кужан авылында яши, 80 ел элек төзелгән өйдә тормыш көтә диелә. Басма язуынча, йорт начар хәлдә, түбәсе җимерелеп килә, мичкә ягып җылытыла, шартлар юк.

Ветеран күп еллар торак сертификаты алу өчен чиратта торган, әмма көтеп тә булмагач, үз көче белән өй салып чыккан. Хәзер яңа өенә күченер өчен газ кертергә кирәк, әмма аның бу кадәр акчасы юк диелә.

Галим Абдулгазинга хәрби хәрәкәтләр инвалиды буларак газ кертү өчен 100 мең сумлык сертификат бирелергә тиешле, бу ташлама Башкортстанда 2019 елдан бар диелә. Әмма социаль яклау үзәгендә ветеранның һәм аның хатынының пенсияләрен, коммуналь хезмәтләр өчен ташламаларын исәпләп карагач, бу сертификатны бирүдән баш тартканнар. Гаиләнең яшәү минимумы 148 сум 49 тиенгә артыграк булып чыккан диелә. Шул рәвешле Әфган сугышы ветеранын ул кадәр фәкыйрь түгел дип тапканнар. "Әмма канунга ярашлы, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына сертификатлар аларның керемнәре ни кадәр булуына карамастан бирелә", дип искәртә басма.

Ветеранның авылдашы, хокук яклаучы Камил Мөхәмәтьянов түрәләргә моны аңлатып каравын, әмма ярдәмне барыбер бирмәүләрен сөйләгән. Ул Украинадагы сугышта катнашучыларга да киләчәктә мөнәсәбәт шундый булырга мөмкин дип сагая.

"Украинада "махсус операция" барганда болай баш тартулары бөтенләй аңлашылмый. "Хәрби операциядә" катнашучыларга да шундый мөнәсәбәт булмасмы?", дигән ул.

Хокук яклаучы бу уңайдан мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән диелә. Әлегә Әбҗәлил районы хакимияте бу мәсьәләгә фикер белдермәгән.

Быел 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте һәм сугышны "махсус хәрби операция" дип атады.

Март ахырында Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугышта катнашучыларга ветеран исеме бирү турында канун имзалады.

Канун нигезендә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм инвалидларына пенсияләр, акчалата түләүләр, мохтаҗ булганнарына торак бирү, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү, медицина ярдәме һәм башка ташламалар, мәсәлән, бушлай протез ясау каралган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG