Русиядә департаментлар һәм идарәләр җитәкчеләренең җәйге ялы җитә. Быел депутатлар җәйге ялга 6 августта китәчәк һәм 28 көн эшләмәячәк.
"Вёрстка" аларның кайберләре белән аралашкан һәм Русия Украинага каршы сугыш алып барганда ничек ял итәчәкләре белән кызыксынган. Басма ачыклавынча, дәүләт серенә рөхсәте булмаган түрәләр дә чит илгә чыгарга курка һәм алар арасында дачага китү – иң популяр ял төре булып тора.
Басманың Федерация Шурасындагы әңгәмәдәшләреннән берсе чит илгә ялга барачаксызмы дигән сорауга көлә торган смайл язып җибәргән. Ул хезмәттәшләренең чит илгә чыккач халыкара эзәрлекләүгә дучар булудан һәм президент хакимиятенең канәгатьсезлегеннән куркуын әйткән. "Бөке кебек эшеңнән очачаксың, хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утырмасаң - әйбәт", дигән ул.
Депутатларның берсе Европа илләренең берсендәге йортына бара алмаячагын сөйләгән. "Анда барасым килә, яки борчылам димим. Торакны карап торырга кирәк, череп бетәр яки нәрсәдер урларлар дип кенә куркам", дигән ул. Депутат соңгы тапкыр Европага сугышка кадәр барган, кабат кайчан бара аласын белми, чөнки аның исеме чикләүләр исемлегендә бар, дип яза басма. "Мондый авыр хәлдә" парламенттагы башка хезмәттәшләрем дә калды, дигән депутат. Аның әйтүенчә, чит илдә милке булганнар нишләргә белми: "йә ничектер сатарга, йә кем белсен", дип җавап биргән ул түрәләрнең Европадагы тораклары турындагы сорауга.
Шул ук вакытта түрәләр хәзер гади русияләр кебек ялларын Русиядә үткәрү ягын карый диелә. Әйтик Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко Кара диңгездә ял итәчәк. Аның урынбасары Константин Косачёв мотоциклда Русия шәһәрләре буйлап йөриячәк, ә КПРФ рәисе Геннадий Зюганов Мәскәү янындагы дачасына барып, бал кортларын, чәчәкләрен караячак диелә.
Басма язунча, дәүләт хезмәткәрләре арасында мәсәлән Алтай популяр. Әйтик биредә Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевнең Тлецки күле ярында йорты бар, аның бирегә килүе көтелә.
Эчке туризмга мәҗбүр калган түрәләр өчен икенче бер популяр юнәлеш – Русия көньягы. Әмма быел җәй Краснодар крае һәм аннексияләнгән Кырым тулган, шуңа түрәләр биредә ял итүдән баш тарта, хәтт дачаларына да бармый, дип искәртә "Вёрстка". Моңа алмашка күпчелеге Байкалга һәм Камчаткага барачак диелә.
Басма әңгәмәдәшләре әйтүенчә, чит илгә чыгуы тыелмаган һәм санкцияләргә эләкмәгән түрәләр визасыз илләргә барырга ниятли. Әйтик Төркиягә, Үзбәкстанга, Беларус, Казакъстан, Азәрбайҗанга. "Кыюрак" булганнар Согуд Гарәбстанына һәм Молдовага бара, әмма шулай да, бу җәйдә күпчелегее өенә якынрак булырга тырыша, дигән басма чыганаклары.
Шулай ук алар ялдан фотолар чыгармый, моны якыннарына да тыя диелә. "Халыкның ачуын китермәс өчен. Ул болай да ачулы", дигән "Вёрстка"га әңгәмәдәше.
- Моңарчы Русиядә түрәләргә Яңа ел бәйрәмнәрендә фотолар төшереп кертмәскә кушылды. "Дәүләт серен белә алучыларга гына түгел, шәһәр хакимиятендәгеләрнең бөтенесенә дә кагыла. Мәгънәсе шундый: курортлардан фотолар чыгармасыннар, тормыштан ләззәтләнү чагылган чараларда фотога төшү дә тыела", диелде.
- Русиянең Украинага каршы сугышы Путин фәрманы белән былтыр 24 февральдә башланды. Моны Кремль "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.
- Украинага һөҗүм итүеннән соң, Русиягә каршы күпсанлы чикләүләр кертелде. Бу түрәләрнең дә, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!