Русиядә кайбер министрлыклар департаментлары вәкилләренә, Мәскәү мэрия хезмәткәрләренә һәм дәүләт холдингында эшләүчеләргә Русиядән чыгуны тыя торган боерык төшкән. Бу хакта "Вёрстка" яза.
Мәскәү мэриясендә бүлек җитәкчеләренә һәм тагын да югарырак вазифалар биләүчеләргә Яңа ел бәйрәмнәрендә илдән китү тыела, дип сөйләгән басмага Мәскәүнең төзелеш департаментындагы чыганагы. Кышкы ялларда аларга хәтта шәһәрдән чыкмаска киңәш ителгән. Түбәнрәк вазифада торучыларга исә Яңа елда дус булмаган илләргә бармаска кушылган, юкса эштән җибәрү ихтималы булуы әйтелә, дигән чыганак.
Басманың икенче бер чыганагы Мәскәүдәге бер департамент җитәкчесе урынбасарын Русия башкаласына якын гына урнашкан башка бер шәһәргә, әнисенең 70 яшьлек юбилеена да җибәрмәделәр, дип сөйләгән.
"Вёрстка"ның Мәскәү мэриясендәге тагын бер әңгәмәдәше шәһәр түрәләренә илдән китү тыела, дип раслаган. "Дәүләт серен белә алучыларга гына түгел, шәһәр хакимиятендәгеләрнең бөтенесенә дә кагыла. Мәгънәсе шундый: курортлардан фотолар чыгармасыннар, тормыштан ләззәтләнү чагылган чараларда фотога төшү дә тыела", дигән ул.
Басманың дүртенче чыганагы исә илдән чыгуны тыюларын башкача аңлата. Аның әйтүенчә, хакимиятләр "хәзерге вазгыятьтә" дәүләт серен белгән хезмәткәрләргә чит илгә сәяхәт кылу имин түгел дип саный. "Дәүләт серен белүчеләрне генә чыгармасалар да булыр иде, ләкин аңлыйбыз бит: гади хезмәткәрләр дә күп әйбер белә, кешеләр бер-берсе белән уртаклаша", дигән ул.
Әлеге чыганак "куркыныч" белешмәләргә - шәһәрдә мобилизация ничек баруы, ширкәтләрнең китүе, төзелгән контрактлар, Мәскәү бюджетының керемнәре һәм чыгымнары турындагы мәгълүматларны керткән.
Федераль хөкүмәттә дә шул ук хәл, бүлекчәләрнең җитәкчеләренә ял бирмиләр, ә гади хезмәткәрләргә дус булмаган илләргә бару тыелган. Бу хакта "Вёрстка"га хөкүмәт йорты аппаратындагы әңгәмәдәше әйткән.
Ул бу чикләүләр дәүләт холдингында эшләүчеләргә дә бар, дигән. Әйтик "Ростех"ның бүлендеге - "Вертолёты России" ширкәтендә эшләүчеләргә дә, аларның гаиләләренә дә Яңа ел бәйрәмнәрендә чит илгә чыгуны тыйганнар. Бу - күпчелек хезмәткәрләрнең Яңа ел ялларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очуы белән бәйле, диелә.
Дәүләт корпорациясе җитәкчелеге фикеренчә, алар "махсус операция" барганда Русия сәнәгатенең хәле турындагы үзләре белгән мәгълүматны дөрес кулланмаска мөмкин", дип сөйләгән басма чыганагы.
- Быел февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, төрле тармакта эшләүчеләргә чит илгә чыгудан баш тартырга киңәш итүләре турында даими хәбәр ителеп тора.
- Күптән түгел "Вёрстка" Русиядә дәүләт нефть-газ ширкәтләрендә эшләүчеләргә чит илгә чыгуны тыялар дип хәбәр иткән иде. Бу хакта басмага "Газпром" һәм "Роснефть"тәге чыганаклары сөйләде.
- Октябрьдә Петербур хакимиятләренең медицина хезмәткәрләренә чит ил сәфәрләрен тыюы билгеле булды.
- Мобилизация чорында Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның полиция хезмәткәрләренә илдән чыгуны тыюы хәбәр ителгән иде.
- Июньдә Русия думасы депутатлары ярдәмчеләренә ялда чит илгә чыкмаска киңәш бирделәр.
- Март ахырында Русия думасының "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы Владимир Васильев рөхсәтеннән башка Русиядән чыгу тыелган, дип хәбәр ителгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!