Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вёрстка: дәүләт нефть-газ ширкәтләрендә эшләүчеләргә чит илгә чыгуны тыялар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу хакта басмага "Газпром" һәм "Роснефть"тәге чыганаклары сөйләгән. "Күпләрнең Яңа ел бәйрәмнәренә билетлары, отель бүлмәләре алып куелган. Әмма ялга гына түгел, дәваланырга да барырга ярамый. Кешеләр канәгать түгел", дигән әңгәмәдәшләрнең берсе.

Русиянең дәүләт нефть-газ ширкәтләрендә эшләүчеләргә илдән чыгуны тыйганнар. Pәсми булмаган бу тыю чит илгә хәтта дәваланырга баруны да рөхсәт итми. Бу хакта "Газпром" һәм "Роснефть"тәге чыганакларына таянып, "Вёрстка" хәбәр итә.

Басмага Петербурдагы "Газпром" офисындагы җитәкчеләрнең берсе үзенә дә, кул астында эшләүчеләргә дә чит илгә чыгуны, "хәтта Төркиягә баруны да" тыюларын әйткән. Бу дәүләт корпорациясе хезмәткәрләренең тормыш иптәшләренә һәм балаларына да кагыла диелә.

"Безнең җитәкчеләргә бу турыда үз җитәкчеләре, ә аларга исә тагы да югарырак торучылар әйткән", дип белдергән чыганакларның берсе.

Басманың "Газпром"дагы әңгәмәдәше рәсми булмаган бу боерыкның ничек үтәләчәген оешманың иминлек хезмәте күзәтеп торачак дип сөйләгән. "Бу тыю турында берничә көн элек кенә җиткерделәр. Күпләрнең Яңа ел бәйрәмнәренә билетлары, отель бүлмәләре алып куелган. Әмма ялга гына түгел, дәваланырга да барырга ярамый. Кешеләр канәгать түгел", дигән ул. Шулай да бик "гадәттән тыш хәл" булганда гына искәрмәләр ясалырга мөмкин диелә.

"Роснефть"тәге бер бүлекнең җитәкчесе "Вёрстка"га хезмәткәрләрдән чит илгә теләсә нинди сәфәрләрне тыя торган өстәмә килешү имзалаттыруларын сөйләгән. Бу әлегә җитәкчеләргә генә кагыла, дигән ул. Мәгълүматны басмага "Роснефть"кә якын тагын бер чыганагы раслаган.

Бу рәсми булмаган тыюның нәрсә белән бәйле кертелүен белмиләр, диелә.

  • Быел февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, төрле тармакта эшләүчеләргә чит илгә чыгудан баш тартырга киңәш итүләре турында даими хәбәр ителеп тора.
  • Октябрьдә Петербур хакимиятләренең медицина хезмәткәрләренә чит ил сәфәрләрен тыюы билгеле булды. Хастаханәләргә шундый киңәш язылган хатны шәһәрнең сәламәтлек саклау комитетыннан язганнар. Документта әйтелгәнчә, чит илләргә эш сәфәрләре бары тик искәрмә ясалырдай очракларда һәм шәһәр губернаторы кушуы белән генә башкарыла ала. Комитетның үзендә бу хатны "иминлек ягын кайгырткан" киңәш дип аңлаталар. Шул ук вакытта ни сәбәпле мондый киңәш бирелүен аңлатудан баш тартканнар.
  • Мобилизация чорында Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның полиция хезмәткәрләренә илдән чыгуны тыюы хәбәр ителгән иде.
  • Июньдә Русия думасы депутатлары ярдәмчеләренә ялда чит илгә чыкмаска киңәш бирделәр.
  • Март ахырында Русия думасының "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы Владимир Васильев рөхсәтеннән башка Русиядән чыгу тыелган, дип хәбәр ителгән иде. Әгәр түбән пулат әгъзасы Русиядән чыгарга теләсә, Васильевка барасы илен, баруның максатын һәм сәфәренең күпме дәвам итәчәген әйтергә тиеш. Үз чиратында фракция башлыгы чит илгә чыгуны йә рөхсәт итәчәк, йә юк, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG