Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы депутатлары ярдәмчеләренә илдән чыкмаска киңәш ителгән


"Хәзер ял алуга гариза биргән вакытта, чит илдә ял ниятләнми дип язуны да таләп итәләр”, дигән "Ведомости"га чыганакларының берсе. Шул ук вакытта  чит илгә чыксалар, нинди чара күреләчәген депутат ярдәмчеләренә әйтмәгәннәр.

Русия думасы депутатлары ярдәмчеләренә ялда чит илгә чыкмаска киңәш ителгән, дип яза "Ведомости". Русия думасы аппаратында ялга җибәрү кагыйдәләрен кырыслатулары турында басмага дүрт чыганагы сөйләгән.

"Хәзер ял алуга гариза биргән вакытта, кулдан чит илдә ял ниятләнми дип язуны да таләп итәләр", дигән чыганакларның берсе. Шулай ук алдан әңгәмә үткәрәләр, геосәяси вазгыять хәзер катлаулы һәм Русиядән читкә китмәү – яхшырак дип аңлаталар", дип сөйләгән ул.

Шул ук вакытта чит илгә чыкмаячаклары турындагы вәгъдәләрен бозганда нәрсә булачагы турында депутат ярдәмчеләренә мәгълүмат бирмиләр, диелә.

Басманың тагын бер әңгәмәдәшчесе, чит илгә чыгуга турыдан-туры тыю юк, бу "киңәшләр дәрәҗәсендә" генә дип белдергән.

Канун нигезендә 450 депутатның һәркайсының штатта иң күбе җиде ярдәмчесе булырга мөмкин.

Март ахырында Русия думасының "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы Владимир Васильев рөхсәтеннән башка Русиядән чыгу тыелган, дип хәбәр ителгән иде. Әгәр түбән пулат әгъзасы Русиядән чыгарга теләсә, Васильевка барасы илен, баруның максатын һәм сәфәренең күпме дәвам итәчәген әйтергә тиеш. Үз чиратында фракция башлыгы чит илгә чыгуны йә рөхсәт итәчәк, йә юк, диелде.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Британия Русиягә каршы берничә чикләүләр җыелмасы кертте. Санкцияләр исемлегенә, Русия думасының фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикалары"н тануны хуплаган 386 депутаты да керде. Ул чакта Татарстаннан һәм Башкортстаннан да бер генә депутат та "ЛНР" белән "ДНР"ны тануга каршы тавыш бирмәгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG