Русия Думасы хәрби комиссариатка килмәгән өчен русияләргә 50 мең сум түгел, 30 мең сум штраф салырга тәкъдим итә

Иллюстратив фото

Канун өлгесен икенче укылыш өчен әзерләгәндә штрафлар күләмен киметкәннәр.

Узган атнада Дума комитеты хәрби хезмәттән качучыларга штрафларны арттыру канун өлгесенә үзгәрешләрне хуплаган иде.

Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләрдә хәрби комиссариатка килмәгән өчен 50 мең сум штраф салырга тәкъдим ителде, әмма канун өлгесенә кабат үзгәрешләр керткәннәр. Хәзер хәрби комиссариатка бармаучыларга 10-30 мең сум штраф бирү карала. Мәгълүмат Русия думасы сайтында чыккан.

Беренче тапкырында төзәтмәләрдә җитди сәбәпсез хәрби комиссариатка килмәүчеләргә 40-50 мең сум штраф бирергә тәкъдим ителде.

Моннан тыш, канун өлгесен икенче укылышта караганда "Русиядән алты айдан озагракка китү турындагы белешмәләрне хәбәр итмәгән өчен" штраф күләмен дә әзәйтергә телиләр. Башта моның өчен 10-20 мең сум штраф бирмәкчеләр иде, хәзер исә — 5-15 мең сум.

  • Быел яз Русия думасы электрон повесткалар турындагы һәм башка төрле яңа үзгәрешләр кабул итте. Кайбер белгечләр бу мобилизациянең икенче дулкынына әзерлек тә булырга мөмкин дип саный.
  • "Саклану министрлыгы планы — ел ахырына кадәр 400 мең контрактчы җыю. Бу чынга ашмаслык әйбер. Килешү төзеп армиягә чакыру узган ел да уңышсыз булды. Шуңа күрә мобилизация уздырырга туры килде. Хәзер үз теләге белән Украина белән сугышка барырга теләүче кешеләр саны бик аз икәнен күрәбез. Шунлыктан, күрәсең, алар көз көне булган проблемнардан качып, икенче мобилизация үткәрү өчен ресурс әзерли" , дип белдергән иде "Җәмгыять һәм армия" төркеме җитәкчесе, юрист Сергей Кривенко .

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!