Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби чакырылыш турында яңа кануннан ниләр көтәргә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Юристлар "Госуслуги"да аккаунты бетерүнең файдасы юк ди, бу канун мобилизациягә әзерлек тә булырга мөмкин дип саный.

12 апрельдә Федерация шурасы хәрби бурычлыларның бердәм реестрына төзәтмәләр кертү турындагы канун өлгесен хуплады. 11 апрельдә аны Русия думасы тиз генә кабул итеп куйган иде.

Канунда каралганча, комиссариаттан килгән электрон хәбәрләр гадәти повесткаларны кабатлаячак, икесенең дә юридик көче тигез булачак. Повесткалар имза куйдырып хат рәвешендә бирелергә, заказлы хат буларак почтадан җибәрелергә, электрон формада юлланырга мөмкин.

Төзәтмә авторлары махсус дәүләт мәгълүмати ресурсы куллануны тәкъдим итә. Аның нигезендә хәрби бурычлыларның бердәм реестры автомат тәртиптә формалашачак. Бу исә кеше хәрби комиссариатка килмәсә дә, аның турындагы белешмәләрне ачыкларга булышачак.

Яңа канунда нинди үзгәрешләр бар

Кыскача канун өлгесендә мондый үзгәрешләр бар:

  • хакимият армиягә чакырылучыларга илдән чыгуны тыя алачак;
  • хәрби бурычлыларның автоматик бердәм электрон исемлеге төзеләчәк;
  • тапшырылса да, тапшырылмаса да, әлеге реестрга эләккәннән соң җиде көн узуга повестка тапшырылган саналачак;
  • хәрби комиссариатта шәхси мәгълүматлары яңартылмаган очракта, ир-егетләрне машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итә алалар;
  • повестка алырга теләмәүчеләргә күчемсез милеккә бәйле килешүләр төзү, кредит алу, эшмәкәрлек тыелачак;
  • хәрби хезмәт яшендәгеләр эшләгән ширкәтләрне повестка тапшырырга мәҗбүр итә алачаклар;
  • кеше үзе хәрби комиссариатка килмәгән очракта да аны хәрби исәпкә куя алалар;
  • хәрби хезмәткә чакыруны кеше теркәлмәгән адреска да җибәреп булачак.

"Госуслуги"да аккаунты бетерү ярдәм итәме?

Бу очракта моның файдасы юк ди юристлар. Әгәр чакыру кәгазе Реестрга эленгән икән, ул барыбер тапшырылган дип саналачак. Хәрби хезмәт яшендәге кеше барыбер илдән чыгып китә алмаячак, ә 20 көннән соң башка төрле чикләүләр кертеләчәк (күчемсез милек теркәү, кредит бирү тыела һәм башкалар).

"Хәрби хезмәткә чакырылучы мәктәбе" хокук яклау проекты җитәкчесе Алексей Табалов "Верстка"га белдерүенчә, "Госуслуги"да аккаунты бетерү, киресенчә, тормышны катлауландырачак кына.

— Аккаунтны бетерү бернидән дә коткармаячак. "Госуслуги"да аккаунты юк икән, димәк, ул шикаятьләр дә тапшыра алмый, ә алар бары тик "Госуслуги" яки МФЦ аша тапшырыла", ди Табалов.

Чит илдә булганда повестка килсә нишләргә?

Хәрби эшләр адвокаты Максим Гребенюк сүзләренчә, Русиядән киткән чакта хәрби исәптән төшәргә кирәк. Яңа канун кабул ителгәч, моны читтән торып та эшләп була. Ләкин бу очракта административ хокук бозулар кодексының 21.5 маддәсе нигезендә штраф түләргә туры киләчәк.

— Илдән ярты елдан озаккарак киткән очракта тиешле гариза тапшырырга кирәк. Әгәр кыскарак вакытка китсәгез, ә повестка бу вакытта килсә, бу хәрби комиссариатка бармауның сәбәбе була ала. Канунда "Госуслуги" аша әлеге повесткага шикаять җибәрү мөмкинлеге каралачак. Сезгә чит илдә булуыгызны раслаучы документлар күрсәтергә кирәк булачак.

Кешенең милек, хәрәкәт итү һәм башка хокукларын чикләү канунлымы?

"Җәмгыять һәм армия" төркеме җитәкчесе, юрист Сергей Кривенко бу сораулар тудыра дип белдерде.

— Дәүләт чиген узу аерым канун нигезендә көйләнә. Әлегә армиягә чакырылучылар өчен бер генә чикләү бар: барлык чакырылыш чараларын узганнан соң чакыру комиссиясе хәрби хезмәткә җибәрү турында карар чыгарса гына, кешегә чикләүләр кертеп була. Өстәвенә, мәҗбүри хезмәткә чакыру өчен бу карар шәхсән кешенең үзе янында гына чыгарыла, ә мобилизация өчен карар читтән торып та кабул ителергә мөмкин. Бары тик бу очракта гына кешегә чик аша чыгуны тыярга мөмкиннәр. Димәк, яңа үзгәрешләр керетелгән очракта, бу канунны да үзгәртергә кирәк булачак.

Милек хокукы да кануннар белән генә чикләнергә тиеш. Ә канунда тиешле процедураны билгеләргә кирәк.

Бу инициативаның бер йә берничә көн эчендә барлыкка килүен күз алдына китерү бик авыр. Бу эшне башкарып чыгу өчен күп канунарга үзгәрешләр кертүче бихисап документлар әзерләнергә тиеш.

Бу яңа мобилизация дулкынына әзерлек булырга мөмкинме?

Әлбәттә, мөмкин ди Кривенко.

— Саклану министрлыгы планы — ел ахырына кадәр 400 мең контрактчы җыю. Бу чынга ашмаслык әйбер. Килешү төзеп армиягә чакыру узган ел да уңышсыз булды. Шуңа күрә мобилизация уздырырга туры килде. Хәзер үз теләге белән Украина белән сугышка барырга теләүче кешеләр саны бик аз икәнен күрәбез. Шунлыктан, күрәсең, алар көз көне булган проблемнардан качып, икенче мобилизация үткәрү өчен ресурс әзерлиләр.

Кануни яктан сугышка бармый калып буламы?

Кривенко хәзерге сугыш шартларында хәрби хезмәткә барырга теләмәгән һәр кешенең моңа тулы хокукы барлыгын искәртә. Ул Русия Конституциясенең дини ышанычларга, фикер ирегенә һәм альтернатив хезмәт турында кагылышлы маддәләренә игътибар итә.

— Бу 28нче, 29нчы маддәләр, 59нчы маддәнең өченче өлеше. Сугышка каршы карашлары булган һәр русияле хәрби хезмәтне гражданлык бурычларын үтәүгә алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Бу мәҗбүри хезмәткә чакырылганда да, мобилизациягә чакырылганда да була ала. Мобилизация очрагында бу уңайдан махсус канун булмаса да, әлеге хокукны куллану мөмкин. Без моны узган елның көзендә күрдек, берничә очрак мәхкәмәләрдә расланды. Алар хезмәттән китә алмасалар да, коралсыз хезмәт итүне, сугышта катнашмауны таләп итә ала.

Яңа канун Русия президенты Владимир Путин имзалагач үз көченә керәчәк. Бу шушы көннәрдә булыр дип көтелә. Канун буларак бу яңалыклар көзге чакырылыштан гына эшли башлаячак, диелә.

  • 1 апрельдән Русиядә язгы чакырылыш башланды. Русия президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы, бу юлы 147 мең кеше җыймакчылар. Бер ел элек белән чагыштырганда 12,5 меңгә күбрәк дигән сүз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG