Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигә киттеләр һәм нигә кире кайталар? Мобилизациядән качкан ирләрнең бер өлеше кире кайта


Казакъстан чигендә Русиядән килүче машиналар чираты
Казакъстан чигендә Русиядән килүче машиналар чираты

Мобилизация игълан ителгәч, Русиядән, шул исәптән Татарстан белән Башкорстаннан да ирләр чит илләргә чыгып китте. Повестка алып сугышка җибәрелүдән куркып киттеләр. Әмма аларның бер өлеше кире кайта башлады. Ни өчен? Кайтучылар берничә сәбәп китерде.

21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан иткән көнне үк кешеләргә сугышка чакырулар таратыла башлагач, Русиянең Казакъстан, Грузия чикләрендә чиратлар хасил булды, һава алланары китәргә теләүчеләр белән тулды, билетлар бәясе күтәрелде. Мобилизациягә эләгүдән курыккан ирләр читкә китеп котылырга теләде.

Һәр кешенең үз сәбәпләре – сугышка эләгүдән курку, Путин режимыннан туеп, соңгы ноктага җитү, чикләр тәмам бикләнү куркынычы, паникага бирелү. Азатлык Казакъстан, Грузия чикләрендә берничә тәүлек чиратта тору очракларын, Татарстан белән Башкортстаннан гаиләсен калдырып чыгып китәргә мәҗбүр булган ирләрнең тарихларын да, чиктә татар-башкортларга оешып ярдәм күрсәтү эшен дә киң яктыртты. Ирләр сугыштан качып имин җиргә чыгып киткән вакытта ике республикада да хәрби комиссариатлар авыл советлары белән бергә сугышка җибәрер өчен башка ирләрне чүпләде. Повестка алып хәрби полигоннарга эләгүчеләр берничә эшелон белән сугышка озатылды. Алардан әлегәчә бернинди дә хәбәр юк.


Шулай да кешеләр берникадәр тынды. Мобилизация шаукымы белән китүчеләрнең бер өлеше кире Татарстан белән Башкорстанга кайта башлады. Азатлык андый кешеләрнең шактый икәнен чамалый, әмма дистәгә якын кешегә мөрәҗәгать итсәк тә аларның бары тик икесе генә сөйләшергә ризалашты. Әмма бу очракта да алар үз исеменәрен атарга теләмәде. Артык игътибар булудан шикләнәләр, хәрби комиссариат, куәт структуралары кармагына эләгергә куркалар, тискәре караш та артыр дип борчылалар.

Мобилизациядән чит илгә чыгып китеп, аннары кире кайтуның сәбәпләре нинди? Ир-егетләр кайтуның төп сәбәпләре итеп берникадәр тынычлык урнашу, сагыну, чит илдә уранаша алмауны атады.

Илнур – Казан егете, аңа 38 яшь. Эшмәкәр, төзелеш белән шөгыльләнә. Өч бала атасы. Мобилизация игълан ителгәч, хатыны, туганнары киңәше белән Казакъстанга чыгып киткән. Әмма бер ай узуга кире Казанга кайткан. Китү сәбәпләрен гади аңлата – кешеләрдәге паника һәм чикләрнең ябылу куркынычы.

— Китү ничектер тиз, төптән уйламыйча башкарылды кебек. Әмма мин аны бүген, бераз булса да тынычлык урнашкач сөйлим. Мобилизация дигәч, барыбызда курку булды ул. Хатын курыкты, әти-әни пошаманга калды. Алар кит дип кыстады. Ике дустымның гаиләсендә дә нәкъ шундый хәл иде. Аларның да хатыннары "кит тә кит" дип басым ясаганнар. Теләр теләмәс кенә машинага утырдык да чыгып киттек, — дип исенә төшерә Илнур. — Башта Грузиягә китәрбез дигән идек, анда мәхшәр иде, Казакъстан чиген 17 сәгать уздык. Әле бу җиңел булган дигән нәтиҗә ясадык. Казакъстанда атнага якын тордык, аннары Үзбәкстанга чыгып киттек. Ташкентта апам тора, ул безне кабул итте. Нишләдек? Ял иттек, сәфәр кылдык. Хатыннарсыз, балаларсыз тагын кайчан мондый очрак чыгар дидек тә Сәмәрканд, Бохара, Хива кебек шәһәрләргә йөрдек. Эш юк бит. Нишлисең? Ярты ай шулай йөрдек. Тыныч, бернинди дә вакыйга юк төсле. Аннары сагындыра башлады. Минем гаиләдән алай озакка аерылганым юк иде.


Мин армиядә булмадым, армиягә алырлык сәламәтлек тә юк. Сугышырга яраклы түгел дигән таныклыгым бар. Дөрес, аңа карап тормыйлар, кем эләгә, шуны алып китәләр иде. Әниләр шуннан курыкты да. Шуңа минем китүем "барысы да китте, мин дә аларга иярдем" булып чыкты. Нишләп ятам мин монда гаиләсез, эшсез, дидем дә, егетләргә: "Сез үзегез хәл итегез, ләкин мин кайтам", дидем. Аннары мобилизация дә тынды. Ничектер үзем дә, гаиләм дә тынычланды. Бер ай үтүгә кайттым. Казанда шундый рәхәт!

Илнур мобилизациянең тагын бер дулкыны була алуын инкарь итми, әмма анда "яраксыз" мөһерле булучыларны алмауларына өмет итә. Шулай да ул киләчәген Татарстанда күрми. Казанга кайтсам да, гаиләм белән чыгып китүгә әзерләнәм, кайчан булыр – әйтә алмыйм, дип уртаклашты ул планнары белән.

Русиядә икътисади кризис коточкыч булачак, мин ничек ризык юнәтергә, тегесен каян алырга икән дип баш ватасым килми

— Бу сугыш барыбызны да авыр хәлгә калдырды. Казанда бар нәрсәне дә булдырдым, йорт салдым. Читкә китү теләге юк, чөнки яңа урында барысын да яңадан корасы, эшлисе. 40 яшьтә гел яңадан башлау куркыта, — ди ул. — Әмма балалар бар, аларны тыныч, имин урында үстерәсе килә. Русиядә икътисади кризис коточкыч булачак, мин ничек ризык юнәтергә, тегесен каян алырга икән дип баш ватасым килми. Ничектер караңгылык, өметсезлек. Шуңа мин барыбер китәчәкмен, ләкин гаиләм белән.

Илнур Төркиягә китәргә җыена, әмма ул соңгы тукталыш булмаска да мөмкин.

Рамил – Казаннан, 28 яшь. Интернет маркетинг тармагында эшли. Бер эш урынына да беркетелмәгән, фрилансер. Ике баласы бар, өченчесен көтәләр. Путинның мобилизация турында фәрманы гамәлгә кергәннән соң, бишенче көнгә ике энесе, өч дусты белән Казакъстанга чыгып киткән, әмма 10 көн узгач кире Казанга кайткан. Хатынны берүзен калдыру дөрес гамәл түгел дип кайткан, әмма мобилизация кабат игълан ителергә мөмкин дигән курку бар.

— Башта тыныч идем, аннары киеренкелек арта гына барды. Сугышка барысын да кырып-себереп алып китәрләр, ирләр өчен чикләр ябылыр дигән куркыныч артты да артты. Миндә китү уе юк иде, әмма ахыр чиктә әти-әни дә, хатын да вакытлыча булса да китеп торырга кирәк диде. 5 көн үтәгә без ике машинага утырып чыгып киттек. Бер машинада әтием һәм ике энем, икенчесендә – мин һәм өч дустым. Әти озата гына барды, — дип сөйли Рамил. — Казакъстан чиген авыр уздык, озак. Арып беттек. Казакъстанның Җетекара шәһәренә чыктык, төн иде, шунда кундык. Аннары арзан бәягә торак таптык та шунда торып калдык. Әмма нишлим монда, Казанда ике бала белән йөкле хатын калды, юләрлек бу дигән уйлар ешрак бимазалый башлады. 10 көн үтүгә кайтырга чыктым.


Әле мобилизация бетмәгән иде, кемнәрне сугышка алганнары азмы-күпме аңлашыла иде. Мин беркая да теркәлмәгән, армиядә булмадым, хәрби кафедрада укымадым, хәрби билет юк, югалды ул, аның артыннан йөрмәдем. Фрилансер булып эшлим, ягъни эштә бекем дә повестка тоттыра алмый дип озак уйладым, төрле сценарийларны баштан уздырдым. Казанга кайту имин дигән нәтиҗә ясадым. Югыйсә мин эш белән бер урынга берекмәгән, теләсә кайда эшли алам, әмма Казанда калган гаиләмне ташлап чыгып китү дөрес түгел иде.

Рамил белән чыгып киткән 5 егетнең барысы да Казакъстанда калган. Алар мобилизация тагын булачак, тагын чикне узу мәхшәрен узасыбыз килми дигән. Кемдер эш тапкан, кемдер юк. Рамил үзе дә Русиягә кайту ялгышлык була ала дип саный. Мобилизация тагын кабатланачак дигәнгә ышана һәм ничек тә булса хәрби комиссарлар кулына эләкмәскә тырышачакмын ди.

Хәлләр кабат кискенләшсә, тагын чит илгә китеп торырга ризамын

— Мин үз тормышым, гомерем өчен үзем җавап бирәм. Кайтуым да минем җаваплылыкта, әмма гаиләмне карау да, аларны иминлектә яшәтү дә – минем бурыч. Хәлләр кабат кискенләшсә, сакланып калыр өчен тагын чит илгә китеп торырга ризамын. Сугышка гына эләгергә язмасын. Анда кеше үтереп йөрисем килми. Минем карашларыма, динемә каршы килә бу хәлләр. Сугыш озакка сузылса, ә андый да сценарий бар, гаиләм белән чыгып китәргә тырышачакмын. Әлегә безгә Казанда иминрәк. Әмма бу да шартлы тынычлык.

Рамил китүчеләрнең күбесе чит илдә калды, яңа тормыш башларга тырышалар, әмма аларның бер өлеше кире Татарстанга, Башкортстанга кайту хыялы белән яши, вакытлыча авыр хәлләрнең узганын читтә көтә ди. Аның сүзләренчә, мобилизациядән качып китүчеләргә дә авыр. Әмма сугышка китеп югалу, һәлак булудан читкә китеп тормыш итәргә тырышу күпкә хәерлерәк һәм китүчеләрне тәнкыйтьләү кирәкми, дигән фикердә.

Азатлык чит илгә китеп кайтмаучылар белән дә сөйләште һәм аларның кайтучыларга карата фикерләрен белеште. Алар моны ялгышлык дип саный, берникадәр вакыттан соң мобилизациягә армиядә булмаганнарны да алачаклар дип фаразлый.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG