Accessibility links

Кайнар хәбәр

Электрон "повестка" килсә, нишләргә? Хокук яклаучы бармаска киңәш итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хокук яклаучылар электрон чакыруларның юридик нигезе юк дип белдерә. Повестканы үз кулыгыз белән алып, имза куймыйча, хәрби комиссариатка бармаска киңәш итәләр.

Русиядә язгы чакырылыш башланды. Русия президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы, бу юлы 147 мең кеше җыймакчылар. Бер ел элек белән чагыштырганда 12,5 меңгә күбрәк дигән сүз.

Язын Русия хәрби комиссариатлары электрон чакырулар таратырга җыена. Моңа кадәр саклану министрлыгы электрон база ясап, 18 яшьтән 27 яшькә кадәр 700 меңнән артык кешене исәпкә куйды.

Хокук яклаучылар искәртүенчә, кануннарда чакыруны электрон рәвештә җибәрү мөмкинлеге каралмаган. Мондый чакыруларның юридик нигезе юк, повестканы кулдан кулга, имза куйдырып кына тапшырып була.

Шулай да электрон чакыру килсә нишләргә, Украинадагы сугышка эләкмәү юллары бармы – бу хакта "Идите лесом" хокук яклау проектының ярдәм һәм эвакуация бүлеге координаторы Антон Горбацевич "Настоящее время" телеканалына сөйләде.

— Хәрби комиссариатлар "Дәүләт хезмтәләре" (Госуслуги) аша чакыру хатлары җибәрергә җыена. Канун ягыннан караганда, әлеге чакыруларга ничек җавап бирергә? Хәрби комиссариатка барыргамы?

— Юк. Мондый чакыру белән военкоматка бару мәҗбүрияте бүген юк. Кеше хәрби комиссариатка бары тик чакыру кәгазенә кул куеп алганнан соң гына барырга тиш. Электрон чакырулар да, чакыруны туганыгыз имза куеп алу да, хәтта аның ышаныч язуы булган очракта да – эшләми. Армия яшендәге кеше үзе шәхсән кул куеп алу гына дөрес.

— Сайт аша җибәрелгән хатларны повестка дип атап та булмыйдыр?

— Әйе, моны искә төшерү дип кабул итәргә кирәк. Мәсәлән, штрафлар белән чагыштырсак, сезгә "Госуслуги"га штраф түләү турында хәбәр килә. Ләкин әлеге штрафның мәхкәмә карары бар. Монысы искә төшерү генә. Бу очракта да шулай: сезгә хәрби комиссариатка мәгълүматларны ачыклар өчен килү турында хат, искә төшерү. Әмма мондый хат белән хәрби комиссариатка килү мәҗбүри түгел.

Без, гомумән, дәүләт оешмаларыннан хәбәр алу (уведомление) функциясен сүндереп куярга киңәш итәбез. Әле кануннар үзгәрмәде. Саклану министрлыгы үзе да ахырга кадәр ачыклап бетермәде. Бәлки, министрлык кеше мондый хат алгач, хәрби комиссариатка килер дип өметләнәдер, бу аңа этәргеч булачак дип уйлыйдыр. Безнең исә бөтен җиргә яңгыратып кычкырасы килә: "Бармагыз военкоматка. Бу мотлак әйбер түгел, искә төшерү генә".

— 18 яше тулган кешеләр бар. Канунга ярашлы, алар хәрби комиссариатларга барырга тиешме?

— Алар 18 яшь тулгач кына военкоматка барырга тиеш түгел. Алар инде моңа кадәр хәрби исәпкә кергәндер. Хәзер исә хәрби комиссариатка чакыру кәгазе алып, кул куйгач кына килергә мәҗбүр. Килмәсәләр, моның өчен җаваплылык бар, хәтта җинаять җаваплылыгы – 328нче маддә. Ләкин повесткага имза куелмаган икән, бер кая да бару кирәкми.

Әгәр егет сәламәтлеге, укуы һәм башка сәбәпләр белән гаскәргә баруны кичектереп торырга тели икән, барыбер хәрби комиссариатка бармаска киңәш итәбез. Мондый эшләр белән ышаныч язуы биреп, туганы яки юрист йөрсә, әйбәтрәк. Кайбер документларны хәрби комиссариатка почта аша җибәреп тә була.

— Кремль тагын 400 мең контрактчы җыярга тели дигән хәбәрләр булды. Хәрби комиссиартка килгәч, кешене контракт төзергә мәҗбүр итә алалармы? Срочникларны шунда ук нидер имзаларга мәҗбүр итү орчаклары турында ишеткәнегез бармы?

— Әйе, көзге чакырылыш вакытында бу киң таралды. Әле чакырылыш башланды гына, безгә мөрәҗәгать итүчеләр булмады. "Канунда бу юк бит" диләр дә ул, ләкин кануннар инде күптән эшләми, шуңа күрә мондый оешмаларга ничек тә бармаска тырышырга кирәк. Әлеге системга тирәнрәк кереп киткән саен, аннан чыгу авыррак булачак, җинаять җаваплылыгына кадәр барып җитәргә мөмкин.


— Русия Украинада сугыш башлаганнан бирле бу - өченче чакырылыш. Сезгә килгән мөрәҗәгатьләргә караганда, срочникларны көзен һәм кышын Украинага җибәрделәрме, контрактлар төзергә мәҗбүр иттеләрме?

— Бездә саннар һәм реаль статистика юк. Безнең мөрәҗәгатьләргә карап кына сугышка эләгүче яшь егетләрнең гомум саны турында әйтеп булмый. Мондый мөрәҗәгатьләр бар, алар һаман килеп тора, шул исәптән оккупацияләнгән төбәкләрдән дә. Контрактны армиягә килү белән дә имзаларга мәҗбүр итү очраклары да, ярты елдан соң төзетү дә бар. Алар, мәсәлән, оккупацияләнгән өлкәләр чигендә хезмәт итә һәм теләсә кайсы вакытта аларны фронтка алырга мөмкиннәр. Бу кешеләр әлеге вакытта бернинди дә хокукый кырда түгел. Крепостнойлар дип әйтергә дә була.

  • Былтыр язгы чакырылыш, быелгысы кебек үк, сугыш барган чорга туры килде. Баш штабта "бу чакырылыш махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле түгел, чөнки анда бары тик офицерлар һәм контракт нигезендә хезмәт итүчеләр генә җибәрелә", дип ышандырырга ашыктылар.
  • Әмма түрәләрнең бу сүзләре ата-аналарны тынычландырмады. 5 мартта Русия президенты Украинага каршы сугышта срочниклар катнашуын кире каккан иде — "бу операциядә бары тик профессиональ хәрбиләр — офицерлар һәм контрактчылар гына катнаша, ә хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсе дә анда юк", диде ул. Дүрт көннән, 9 мартта Русия саклану министрлыгы Украинадагы "махсус операция"дә срочникларның да катнашуын таныды.
  • Былтыр декабрь азагында Русия саклану министры Сергей Шойгу Русия армиясенә чакыру яшен 21 яшьтән 30 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Русия президенты Владимир Путин аның бу тәкъдимен хуплады. Моңарчы хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәр ирләрне алалар иде.
  • Көнбатыш һәм Украина хәрби белгечләре әйтүенчә, Русиягә Украинадагы сугышта хәрбиләр саны җитми, хәрби чакырылыш яшен күтәрү һәм Русия армиясендә хәрбиләр санын арттыруны алар шуның белән бәйли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG