Accessibility links

Татарстан районнарында хәрби комиссариатларга чакыру тарату турында хәбәрләр чыга


Документларда 1965 елдан соң туган ир-атларга "документларны ачыклау өчен" килергә кушылуы әйтелә.

Татарстанның Апас һәм Кайбыч районы хәрби комиссариаты авыллардагы җирле үзидарәләргә хәрби бүлекләрне тулыландыру өчен "запас"та торучылар белән контракт төзиячәге турында документ юллаган. Бу хакта әлеге рәсми кәгазьләргә сылтама белән "Сирена" хәбәр итә. Моңа охшаш документлар Бөгелмә һәм Кама Тамагы районнарында да таралган.

Документта әлеге кампания Русия президенты Владимир Путинның контракт нигезендә хәрби хезмәт итүчеләр санын арттыру фәрманын үтәү максаты белән алып барылуы әйтелә.

Хәрби комиссариатта 60 яшькә кадәрле "запас"та торучыларны чакыру күздә тотыла. Авыл җирлекләренә "1965-1973 елда туучылар һәм яшьрәк" ир-атларга хәрби комиссариатка "документларны ачыклау өчен" килергә кушылган.

Моннан тыш, "Сирена" әңгәмәдәшчесе Бөгелмә шәһәрендә эленгән игълан белән бүлешкән. Анда 60 яшькә кадәрле ир-атлар 24 мартка кадәр комиссариатта күренергә тиеш диелә.

"Мобилизация. Новости" каналы Кама Тамагы районы хәрби комиссары имзалаган документны күрсәтте. Анда 20 мартта 8 сәгать 30 минутта 1974-1984 елгы ир-атлар документлар белән хәрби комиссариатка килергә тиеш диелә.

"Агора" хокук яклау үзәге башлыгы Павел Чиков бүгенгә Русиянең 43 төбәгендә хәрби комиссариатларга чакыру кәгазьләре таратулары турында хәбәр итте. Алар арасында Татарстан белән Башкорстстан да бар.

Чиков фикеренчә, хәрби комиссариатлар бердәм электрон базасын яңартырга мөмкин. Кайбер төбәкләрдә кешеләрне хәрби җыен дигән сылтау белән чакыралар диелә. Әмма Чиков моны канунсыз дип атый, чөнки хәрби җыен бары тик Путинның аерым фәрманы нигезендә генә оештырылырга мөмкин. Ә мондый фәрман юк.

16 мартта "Бизнес Онлайн" үз чыганакларына сылтанып, Татарстанда повесткалар күпләр таратылмый дип язды. "Бездә бит хәзер мәҗбүри хезмәткә чакыру башлана. Икенче әйбер - хәзер бөтен процессларны дигитальләштерү бара, шуңа күрә кайберәүләрне мәгълүматларны тикшерү өчен чакыралар. Беркем дә мобилизация игълан итмәде. Гомумән, повестка - ул яңа тормышка юллама, шуңа күрә шатланырга кирәк", дигән басма чыганагы.

Шул ук вакытта Воронеж өлкәсендә яшәүчеләргә нәкъ былтыр сентябрьдә Путин "өлешчә мобилизация" игълан иткән чактагы кебек үк, сишәмбе көнне – 14 мартта хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре тапшырыла башлавы билгеле булды. Төбәк хакимиятләре моны бары тик хәрби исәптә торучылар турындагы белешмәләрне яңарту өчен генә эшләнә дип ышандыра.

  • "Вёрстка" басмасы язуынча, хәрби комиссариатлар Русия гаскәренең кытлык туган хәрби белгечләре санын тулыландырырга тырыша, хәзерге вакытта бу – ныгытылган хәрби машина йөртүчеләр һәм ариллеристлар. Үз чиратында Кремль сүзчесе Дмитрий Песков элеккеге кебек үк, мобилизациянең икенче дулкыны булмаячак дип ышандыра. "Кремльдә бу хакта фикер алышу юк", дип белдерде ул.
  • Русиягә Украинада сугыш алып бару өчен хәрбиләре саны җитмәү сәбәпле, мобилизациянең икенче дулкыны башланырга мөмкин дигән имеш-мимешләр медиаларда узган ел ахырыннан бирле чыгып килә. Аерым алганда бу хакта Көнбатышның берничә иле күзләве һәм Украина хакимиятләре дә кисәтте. Кремль мондый ниятләр булуын кире кагып килә.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG