Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 35 төбәгендә хәрби комиссариатларга чакыру кәгазьләре тараталар, Татарстан моны кире кага


Чаллы хәрби комиссариаты. Архив фотосы
Чаллы хәрби комиссариаты. Архив фотосы

"Беркем мобилизация игълан итмәде. “Повестка” – яңа тормышка юллама ул, сөенергә кирәк. Татарстанда беркем дә күпләп “повестка” өләшми”, дигән “Бизнес Online” –га чыганагы

Русиянең 35 төбәгендә хәрби комиссариатларга чакыру кәгазьләре тараталар. Бу хакта "Агора" хокук яклау үзәге башлыгы Павел Чиков белдерде. Ул атаган 35 төбәк арасында Татарстан белән Башкорстстан да бар.

Чиков фикеренчә, хәрби комиссариатлар бердәм электрон базасын яңартырга мөмкин. Кайбер төбәкләрдә кешеләрне хәрби җыен дигән сылтау белән чакыралар диелә. Әмма Чиков моны канунсыз дип атый, чөнки хәрби җыен бары тик Путинның аерым фәрманы нигезендә генә оештырылырга мөмкин. Ә мондый фәрман юк.

Әмма Татарстанда моны кире кактылар. "Повесткалар" тарата башлаулары турындагы хәбәргә фикер белдереп, "Бизнес Online" –га чыганагы "Татарстанда беркем дә күпләп "повестка"лар өләшми, дигән.

"Хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре җибәрүләренә шаккатасы юк. Безнең бит хәзер кешеләрне мәҗбүри хәрби хезмәткә чакыру башланачак. Икенчедән, хәзер мәгълүматларны дигиталлаштыру бара, кемнәрнедер белешмәләренә төгәллек кертү өчен чакыралар. Беркем мобилизация игълан итмәде. "Повестка" – яңа тормышка юллама ул, сөенергә кирәк. Татарстанда беркем дә күпләп "повестка" өләшми", дигән басмага чыганагы.

  • Шул ук вакытта Воронеж өлкәсендә яшәүчеләргә нәкъ былтыр сентябрьдә Путин "өлешчә мобилизация" игълан иткән чактагы кебек үк, сишәмбе көнне – 14 мартта хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре тапшырыла башлавы билгеле булды. Төбәк хакимиятләре моны бары тик хәрби исәптә торучылар турындагы белешмәләрне яңарту өчен генә эшләнә дип ышандыра.
  • "Вёрстка" басмасы язуынча, хәрби комиссариатлар Русия гаскәренең кытлык туган хәрби белгечләре санын тулыландырырга тырыша, хәзерге вакытта бу – ныгытылган хәрби машина йөртүчеләр һәм ариллеристлар. Үз чиратында Кремль сүзчесе Дмитрий Песков элеккеге кебек үк, мобилизациянең икенче дулкыны булмаячак дип ышандыра. "Кремльдә бу хакта фикер алышу юк", дип белдерде ул.
  • Русиягә Украинада сугыш алып бару өчен хәрбиләре саны җитмәү сәбәпле, мобилизациянең икенче дулкыны башланырга мөмкин дигән имеш-мимешләр медиаларда узган ел ахырыннан бирле чыгып килә. Аерым алганда бу хакта Көнбатышның берничә иле күзләве һәм Украина хакимиятләре дә кисәтте. Кремль мондый ниятләр булуын кире кагып килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG