Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби комиссариат Чаллыда магистратура һәм аспирантурага керәсе студентларның исемлеген соратып алган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан хәрби комиссариаты боерыгы Чаллының педагогика дәүләт университетына төшкән.

Татарстан хәрби комиссариаты Чаллының педагогика дәүләт университетында магистратура һәм аспирантурага керәсе студентларның исемлеген соратып алган. Бу хакта "Гроза" хәбәр итә.

"2023 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр бүлгеләрендә чакырылыш комиссияләренең планлы эшләре оештырылачак. Шул максатта, 2023 елның 15 апреленә кадәр югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләренә магистратурага (аспирантурага) алыначак студентларның исемлеген Татарстан хәрби комиссариатына җибәрергә кирәк", диелә документта.

Үзләре турында белешмәләр җибәргән студентларга хәрби комиссариаттагы шәхси карточкаларына имза куярга кушканнар диелә.

Бу фәрманны Татарстан хәрби комиссариаты республиканың мәгариф министры Илсур Һадиуллинга җибәргән.

29 мартта Казан федераль университеты студентларына мәгълүматны ачыклау өчен дип хәрби комиссариатларга повесткалар таратулары хәбәр ителгән иде.

  • Татарстан районнарында да хәрби комиссариатларга чакыру тарату турында хәбәрләр чыкты. Документларда 1965 елдан соң туган ир-атларга "документларны ачыклау өчен" килергә кушылуы әйтелә.
  • Башта Татарстанда моны кире кактылар. "Повесткалар" тарата башлаулары турындагы хәбәргә фикер белдереп, "Бизнес Online"га чыганагы "Татарстанда беркем дә күпләп "повестка"лар өләшми, бу мәгълүматны дигиталлаштыру өчен кирәк дигән иде.
  • "Вёрстка" басмасы язуынча, хәрби комиссариатлар Русия гаскәренең кытлык туган хәрби белгечләре санын тулыландырырга тырыша, хәзерге вакытта бу – ныгытылган хәрби машина йөртүчеләр һәм ариллеристлар. Үз чиратында Кремль сүзчесе Дмитрий Песков элеккеге кебек үк, мобилизациянең икенче дулкыны булмаячак дип ышандыра. "Кремльдә бу хакта фикер алышу юк", дип белдерде ул.
  • Русиягә Украинада сугыш алып бару өчен хәрбиләре саны җитмәү сәбәпле, мобилизациянең икенче дулкыны башланырга мөмкин дигән имеш-мимешләр медиаларда узган ел ахырыннан бирле чыгып килә. Аерым алганда бу хакта Көнбатышның берничә иле күзләве һәм Украина хакимиятләре дә кисәтте. Кремль мондый ниятләр булуын кире кагып килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG