Кибер-иминлек өлкәсендә дөньядагы иң эре ширкәтләрнең берсенә – Group-IB-га (оешма хәзер Русиядә F.A.С.С.T. бренды астында эшли) нигез салган Илья Сачковны дәүләткә хыянәттә гаепләп 14 ел колониягә хөкем иттеләр. Бу хакта мәхкәмә залындагы хәбәрчесенә сылтама белән ТАСС җиткерә.
Җинаять эше ябык тәртиптә каралды. Прокуратура Сачковка 18 ел колония сораган иде. Адвокатлары эшмәкәрне аклауны сорады. Яклаучылары әйтүенчә, Сачков гаебен танымаган.
Сачков исеменнән алып барыла торган Telegram-каналда прокуратураның бу дәгъвасына җавап чыкты. "Гаепләү карары чыгарылса – бу Америка махсус хезмәтләренең иң уңышлы операцияләреннән берсе һәм Русиянең IT-тармагына планлаштырылган чираттагы һөҗүм булачак", диелә хәбәрдә.
Сачковны 2021 елның сентябре ахырында кулга алдылар.
Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) фикеренчә, ул чит ил махсус хезмәтләренә дәүләт сере булган кайбер мәгълүматларны җиткергән. Җинаять эшенең нечкәлекләре яшерелгән иде.
Эшмәкәр үзенә каршы җинаять эшен ФСБның ике хезмәткәре оештыруын әйтә: Мәгълүмати иминлек үзәгенең элекке җитәкчесе Сергей Михайлов һәм үзәкнең хәзерге җитәкчесе Олег Кашенцов.
2019 елда Михайловны дәүләткә хыянәт турында гаепләп 22 елга хөкем иттеләр. Ул эштә Сачков гаепләү ягы шаһитләренең берсе иде. Аның әйтүенчә, Михайлов шуның өчен үч алмакчы булган. Эшмәкәр үзенә Кашенцовның берничә тапкыр җинаять эзәрлекләве белән янавын әйтә. Сачков үзенең кибер-җинаятьчелек белән көрәше Михайлов һәм Кашенцовка комачау итте, ди.
- Group-IB (хәзер F.A.C.T.T.)– компьютер иминлеге өлкәсендә алдынгылыкта барган Русия ширкәтләренең берсе. Ул 2003 елдан бирле эшли һәм кибер-һөҗүмнәр, онлайн-мошенниклык, спам белән көрәшә, югары технологияле җинаятьләрне тикшерүдә катнаша.
- Мөштәриләре арасында Сбербанк, Тинькофф-банк һәм Альфа-банк кебек эре банклар, "Ростех" дәүләт корпорациясе бар, шулай ук ул Русия махсус хезмәтләренә һәм Интерполга консультацияләр бирә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!