Русия "Дөньякүләм дуслык уеннары" уздыруга 8,3 млрд сум тотачак

2024 елда узасы Олимпия уеннарында Русия һәм Беларус спортчыларының катнашуына каршы плакат. Тифлис, март, 2023 ел

Чара 2024 елның 15-29 сентябрендә Мәскәүдә һәм Екатеринбурда узарга тиеш. 3,3 миллиард сумны федераль һәм төбәкләр бюджетыннан бүлеп бирәчәкләр, ә калган акчалар “башка чыганаклардан капланачак”, диелә фәрман өлгесендә. Русия спорт министрлыгы уеннарга Украина спортчыларын да чакырырга җыена.

2024 елда Парижда җәйге Олимпиада узганнан соң, Русия көз көне үзендә "Дөньякүләм дуслык уеннары" үткәрмәкче була һәм моңа 8,3 миллиард сум тотачак. Акчаларның күләме президент Владимир Путин фәрманы өлгесендә язылган, бу документны Русия спорт министрлыгы әзерләгән.

3,3 миллиард сумны федераль һәм төбәкләр бюджетыннан бүлеп бирәчәкләр, ә калган акчалар "башка чыганаклардан капланачак", диелә фәрман өлгесендә.

"Дөньякүләм дуслык уеннары" 2024 елның 15-29 сентябрендә Мәскәүдә һәм Екатеринбурда үтәргә тиеш. Аңа спортның 27 төре керәчәк.

Элегрәк Русия спорт министры Олег Матыцин министрлыкның уеннарга Украинадан да спортчыларны чакырырга җыенуын әйткән иде. Русиядә булган чакта аларның иминлеге тәэмин ителәчәк, диде ул. Шул ук вакытта әле бу елның апрель аенда ук Украина хакимиятләре украин спортчыларына русияләр һәм беларуслар чыгыш ясый торган халыкара ярышларда катнашуны рәсми рәвештә тыйды.

  • 1984 елда, Совет берлеге һәм күпчелек социалистик илләр Лос-Анджелестагы Олимпия уеннарына каршы баш күтәрде. Шуннан соң Совет берлеге тагын сигез дәүләт – Болгарстан, Маҗарстан, Германия, Төньяк Корея, Монголия, Польша һәм Чехословакия белән "Дуслык-84" дигән исем астында үз уеннарын оештырды.
  • Былтыр 24 февральдә Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Русиянең җыелма такымнарын спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерә башладылар.
  • Мартта Халыкара олимпия комитеты 2024 елда Парижда узачак Олимпия уеннарында Русия спортчыларын нейтраль байрак астында катнаштыруны киңәш иткән иде. Шул ук вакытта аларның Русия гаскәре белән бәйле булмавы, сугышны хупламавы – шарт булачак.
  • Әлеге карарны Украинада һәм Русия агрессиясен тәнкыйтьләүче башка илләрдә кискен тәнкыйтьләделәр. 30дан артык дәүләт русияләрне халыкара ярышка кертмәскә кирәк дип фикер белдерде.
  • Әлегә Русия спортчыларын Париждагы Олимпиадада катнаштыру-катнаштырмау карары кабул ителмәде. Халыкара олимпия комитеты Русия олимпия комитетына Уеннарда катнашырга чакыру җибәрмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!