Башкортстанда Бүздәк районының Картамак авылында бодай басуларын химикатлар белән эшкәрткәннән соң, авыл халкының бөтен бал кортлары үлеп беткән. Бу хакта Mash Batash Telegram-каналына сылтама белән республика медиалары җиткерә.
Авылда яшәүчеләр моңа "Алга" колхозы җитәкчесе һәм хуҗаларыннан берсе – Шәфоат Хәбибрахманованы гаепле дип саный. Умартачылык - авылда яшәүче пенсионерларның акча эшләү өчен бердәнбер чыганагы булып тора, дип искәртелә.
Җирле халык "үзләрен бөтен акчаларыннан мәхрүм итүен аңлату өчен" Шәфоат Хәбибрәхманованы эзләгән, әмма таба алмаган. Алар полициягә мөрәҗәгать иткән диелә.
"Шул рәвешле, безне өнәмәве сәбәпле, "Алга" колхозы җитәкчелеге махсус, хакимият оешмаларын һәм матди ресурсларын кулланып, безнең умарталарны агулады. 7 июньдә Бүздәк районыннан тикшерү төркеме килде, туфрактан анализ алды, әмма гаеплеләргә җинаять эше ачылмады", диелә авыл халкының видео мөрәҗәгатендә.
- 2022 елның апрелендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров умартачылык турында канун имзалаган иде. Аерым алганда, аңа ярашлы химик эшкәртүләр була калса, моны ул урыннан җиде чакрым радиуста яшәүчеләргә алдан хәбәр итәргә, шулай ук агулауларның вакыты, ысулы, кулланылган пестицидлар һәм агрохимикатлар, аларның куркынычы классы турында мәгълүматны, бал кортларын умарталардан чыгармый торырга киңәш ителгән вакытларны алдан белдерергә кирәк.
- Башкортстанда бал кортлары моңарчы да күпләп үлде. Әйтик 2021 елда июль аенда басуларны агулагач Авыргазы, Ярмәкәй, Шаран, Стәрлетамак, Гафури, Мәләвез районнарында күпләп кырылдылар.
- Шул ук елны июньдә дә урманнарны ефәк күбәләгенә каршы агулау аркасында бал кортлары күпләп үлә башлавы турында хәбәр ителгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!