Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның көньяк районнарында урманнарны эшкәртүдән бал кортлары күпләп үлә


Ике мең корт күче зыян күргән, 23 күч һәлак булган.

Башкортстанда урманнарны ефәк күбәләгенә каршы агулау аркасында бал кортлары күпләп үлә башлаган. Бу биргәк тә республиканың көньяк районнарында күзәтелә. Кортларның үлүе турында мәгълүматны Россельхознадзорның Башкортстан идарәсе чыгарган.

7 июньгә барлыгы 60 хуҗалыктан 31 мөрәҗәгать килүе әйтелә. 1990 корт күченә зыян килгән, 23 корт гаиләсе тулысынча үлеп беткән.

Белгечләр үле кортларны, бал икмәге, бал, басудан язгы бодай, урманнан агач үрнәкләрен алып, пестицидларга тикшерергә җибәрә, бу эш Алтай краенда башкарылачак диелә.

2019 елның җәендә Татарстан, Башкортстан, Мари иле, Удмуртия, Брянски, Воронеж, Липецки, Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка күп кенә төбәкләрдә күпләп умарта кортлары үлде. Моңа пестицидлар куллану сәбәп булгандыр дип фаразланды. Умартачылар берләшмәсе президенты, Тимирязов авыл хуҗалыгы академиясе кафедрасы мөдире Әлфир Маннапов Русия төбәкләрендә умарта кортларының күпләп үлүеннән килгән зыян бер триллион сумнан артып китәчәк дип санап чыгарган иде.

2017 елда кайбер мәгълүмат чаралары Башкортстанда бал кортларының 80 проценты кышлый алмаган дигән хәбәр таратты. Республиканың умартачылык һәм апитерапия гыйльми-тикшеренү үзәге бал кортларының күпләп үлүе турындагы хәбәрне кире какты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG