29 июльдә Ирек Шәрипов Татарстан халыклар дуслыгы йорты мөдире вазифасыннан киткән. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.
Әлегә мөдир вазифаларын аның урынбасары башкара диелә.
Ирек Шәрипов агентлыкка эштән китүен яңа эш урынына күчү белән аңлаткан. Аның яңа эш урыны билгеле түгел диелә.
Чыганакларына таянып, "Татар-информ" язуынча, Халыклар дуслыгы йортын кем җитәкләячәге дә хәл ителмәгән.
Ирек Илдус улы Шәрипов 1969 елның 15 ноябрендә Әгерҗе районы Кырынды авылында туган. Казан дәүләт университетында журналист белгечлеге алган.
Татарстан Халыклар дуслыгы йортын 2012 елдан бирле җитәкләде.
2014-2019 елларда Татарстан Дәүләт шурасының бишенче чакырылыш депутаты булды.
- Ул депутат булган чакта, 2018 елда Татарстан Дәүләт шурасы милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы Русия думасына, республикалар парламентларына мөрәҗәгать кабул итте.
- Ирек Шәрипов бу утырышта "милли республикаларның туган телләрен уку планнарының мәҗбүри өлешеннән алып ташлануы аптыраш тудыра", дип чыгыш ясады. Ул үзенең башка төбәктән Казанга балалары татар телен, мәдәниятен өйрәнсен, шушы мохиттә яшәсен өчен күченеп килүен, мондый гаиләләрнең күп булуы турында сөйләде.
- "Безнең күпмилләтле илдә ничек шулай була ала? Без һәрвакыт милләтара тынычлык белән горурланып киләбез. 200дән артык халыкның теле өйрәнелә, бу кемгә комачаулады? Дәүләт милли сәясәте стратегиясендә Русия халыкларының телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Болар хәзер үзгәрдемени?" дигән сораулар куйды Шәрипов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!