Вашингтондагы мәхкәмә АКШның элекке президенты Дональд Трампка 2020 елгы президент сайлауларының нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару өчен җинаятьчел сүз куешу турында рәсми гаепләү белдергән. Трамп үзен гаепле дип танымаган, дип җиткерә ВВС.
Прокурорлар мәхкәмә процессы башланмый торып Трампны сак астына ябуны таләп итмәүләрен әйткән. Әмма Трампка эш белән бәйле фактларны ачмаска, күрсәтмәләр бирү өчен Колумбия бүлгесенең Федераль мәхкәмәсенә барырга әзер булырга кушканнар.
Хөкемдар әлеге шартларны үтәмәсә, элекке президентны кулга алырга рөхсәт бирелергә мөмкин, аны сак астына ябып, мәхкәмәгә ихтирамсызлыкта гаепләү ихтималы булачак дип кисәткән.
Киләсе утырыш 28 августка билгеләнгән. Бу көнне мәхкәмә процессы башланасы көн билгеле булачак.
- Хәзерге вакытта Дональд Трамп Республика фиркасеннән президентлыкка төп намзәт булып тора. АКШ тарихында беренче тапкыр президентлыкка алдынгы намзәтләрнең берсенә карата берничә җинаять эзәрлекләве алып барыла. Бу президент кампаниясе барышына ничек йогынты ясаячагы турында әлегә фаразлар юк.
- Трамп хакимиятендәге элекке вице-президент Майк Пенс та президент вазифасына үз намзәтен тәкъдим итте.
- Трампка сайлаулар белән бәйле белдерелгән гаепләүләр аерым алганда Пенсның Капитолийдагы тәртипсезлекләр алдыннан теркәп барган язуларына нигезләнгән, дип искәртә ВВС.
- Моңарчы Трампка ике эш нигезендә гаепләүләр белдерелгән иде. Берсе - яшерен документларны канунсыз саклау турында. Ул аларны президент вазифасыннан киткәннән соң Дәүләт архивына тапшырмаган диелде. Икенчесе исә 2016 елгы сайлаулар алдыннан порноактриса Сторми Дэниелска 130 мең доллар бирүе өчен булды. Дональд Трамп аңа бу акчаларны араларындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләмәсен өчен биргән дип фаразлана. Трамп порноактрисага түләнгән акчаларны юридик хезмәтләр өчен чыгымнар дип күрсәтеп, салым документларын хәрәмләшкән, ә бу Нью-Йорк кануннарынча – хокук бозу диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!