Русиянең 2023 елга ниятләнгән чыгымнарының өчтән бере хәрби кирәк-яракларга китәчәк. Бу хакта хөкүмәт документы белән танышып, Reuters агентлыгы хәбәр итә.
Документтагы бәяләмәгә күрә, бюджетның “Дәүләт саклануы” маддәсенә туры килә торган еллык чыгымнары - 9,7 триллион сум, ягъни барлык чыгымнарның 33,4 проценты кадәр булачак. Шул ук вакытта расланган бюджет планында бу 17,1 процент булыр дип күзалланган.
Шул рәвешле, 2023 елда Русиянең хәрби кирәк-яракларга тоткан акчасы 2011 елдан башлап иң зур дәрәҗәгә җитәчәк, дип яза Reuters. Моңарчы бу чыгымнар 14-23 процент булган.
Документка ярашлы, 2023 елның беренче яртыеллыгында Русия хәрби кирәк яракларга 5,6 триллион сумга якын акча тоткан. Бу башта ниятләнгәннән 12 процентка артыграк булган һәм дәүләтнең ярты елдагы барлык чыгымнарының өчтән бере кадәр.
Reuters Русиянең хәрби чыгымнары артуын аның Украинага каршы сугыш алып баруы белән бәйли. Агентлык фаразынча, сугышны дәвам итү Русия бюджеты кытлыгы артуга китерәчәк: июль башына ук бюджет дефициты 2,6 триллион сум булган.
Reuters Русия хөкүмәте һәм финанс министрлыгыннан да фикер сораган, әмма җавап булмаган. 2023 елның июнендә Русия хакимиятләре ил бюджетының актуаль чыгымнарын яшерде.
- 2023 елның беренче яртыеллыгы Татарстан һәм Башкортстан бюджеты керемнәре кимегәнен күрсәтте. Татарстан әлегә үз чыгымнарын капларлык акча эшли алса да, Башкортстан 60 процентка Мәскәү ярдәменә мохтаҗ.
- Шул ук вакытта ике республикада да чыгымнар арта. Татарстанда алар 20 млрдка үсеп 176,8 млрд сумга җиткән. Җыелган керемнәр генә чыгымнарны капларлык дәрәҗәдә түгел. Мәсәлән, республикага 18,3 млрд сум җитми кала. Башкортстанның хәле тагын да мөшкелрәк. 67,6 млрд сум керемгә 137 млрд сум чыгым (чыгымнар узган елдан 13 млрд сумга күбрәк) туры килә. Ягъни бюджетка үз бурычларын үтәү өчен 69,4 млрд сум акча җитми калган.
- Республиканың акчасы булмавы турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров даими хәтерләтеп килә. Әйтик, ул көчле җилдә гөмбәзе килеп төшкән "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде.
- Быел Татарстан бюджеты керемнәре кими башлады. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә кертелгән санкцияләргә һәм Мәскәүнең төбәкләрдән нефть салымнарын күбрәк ала башлавы белән бәйле.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!