Миңнеханов Татарстан түрәләренә "Lada" машинасында йөрергә киңәш итте

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Шул ук вакытта Татарстан түрәләренең нинди машиналарда йөрүен махсус тикшерәчәкләрме - аңлашылмый. Бу уңайдан Миңнеханов "Путин фәрманын бөтенесе үтәргә тиеш", дип кенә әйткән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Вечерняя Казань" басмасына Путинның түрәләрне илдә җитештерелгән машиналарга күчертеп утырту турындагы тәкъдимен хуплавын әйткән. Ул илдә җитештерелгән хәзерге машиналар "бөтен сыйфат стандартларына да туры килә" дип саный.

"Мин үзем Aurus-та йөрим. Әйе, кыйбат әмма сыйфатлы. "Кама" ширкәте дә "Атом" электромобиле ясау өстендә эшли. "Лада" машиналары да бик әйбәт, мин үзем дә "Нива"да йөргән идем", дигән ул.

Басма журналисты Миңнехановтан Путин түрәләргә Русия машиналарында йөрергә кушты, моның ничек үтәләчәген тикшерәчәксезме дип тә сораган. Татарстан президенты Путин фәрманын "бөтен кеше дә үтәргә тиеш" дип җаваплаган.

  • Август башында Владимир Путин "бөтен түрәләр дә илдә җитештерелгән машиналарда йөрергә тиеш" дип белдерде. Бу хакта ул эшкәртү сәнәгате оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.
  • Миңнеханов даими рәвештә Путинны хуплап белдерүләр ясый, шул исәптән Русиянең Украинага һөҗүмен дә хуплаган иде.
  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Hyundai, Toyota (Lexus), Skoda Auto, Renault, Mercedes-Benz һәм башка ширкәтләр Русиядә җитештерүләрен туктатты, аларның кайберләре мөлкәтләрен Русиядәге партнерларына тапшырды.
  • General Motors, Mercedes-Benz, BMW, Ford, Land Rover, Toyota һәм Mazda үз продукцияләрен Русиягә сатуны туктатып торды.
  • Быел июньдә Европа берлеге Русиягә электрик һәм гибрид машиналар, люкс сыйныфына карый орган яңа һәм тотылган машиналар сатуны тыйды. Июль ахырында Япония дә Русиягә мотор күләме 1,9 литрдан зуррак булган машиналар һәм электрокарлар кертүне тыюын белдерде.
  • Грузиянең дә 1 августтан башлап Русиягә Америка машиналарын сатуга тыю кертүе билгеле булды. Европада җитештерелгән машиналарны исә 26 сентябрьдән сатмый башлаячак.
  • Association of European Business мәгълүматынча, 2022 елда Русиядә машина базары 58,8 процентка кимегән. Узган ел 687 мең 370 машина сатылган. Чагыштыру өчен: 2021 елда 1,7 миллион машина сатылган булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!