Казан автобусларында тукталышларны инглизчә яңгыратмый башлаганнар

Казан атвобуслары

2010 елдан мәгълүматны өч телдә: татарча, урысча һәм инглизчә әйтәләр иде.

Казан автобусларында тукталышларны инглизчә игълан итми башлаганнар. Мэриядә бу хәлне транспорт хезмәте күрсәтү килешүендә мондый бурычлар булмавы белән аңлаталар. Бу хакта Татарстан медиалары яза.

Әлеге килешүгә ярашлы, транспорт чаралары тукталышларның исемнәрен ике дәүләт телендә - татарча һәм урысча яңгыратырга тиеш, тик килешүдә инглиз теле каралмаган диелә.

2013 елгы Универсиадага өч ел кала - 2010 елдан башлап Казанда тукталышларны инглиз телендә дә игълан итә башлаганнар иде.

  • Бу атнада Казанда юлчыларны ташучы ширкәтләр автобуслар искерде дип зарланды - алар еш ватыла башлаган, июль аенда гына 600 автобус ватылган. Көз җиткәч, шуның белән беррәттән яңа уку елы да башлангач, юлчылар саны артачак. Казанда юлчыларга автобуслар да ватылып тоткарланырга мөмкин булуын исәпкә алып, өйләреннән иртәрәк чыгарга киңәш ителде.
  • Июль ахырында Татарстан автотранспорт оешмалары республиканың транспорт министрлыгыннан Казан автобусларына җилләткечләр куюны сорады. Быелгы эссе җәйдә Казанга килгән туристлар да, юлчылар да социаль челтәрләрдә автобусларда кондиционерлар булсын иде дип теләк белдерә, ди алар. Республиканың транспорт министрына Казан автобусына утырып карарга, “салондагы атмосфераны хис итеп, юлчыларның фикерләрен белешергә” тәкъдим иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!