Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Ришат Зәйдуллин Face кушаматлы рэпер Иван Дреминга (Уфада туган) 300 мең сум штраф салган дип яза "Коммерсантъ-Уфа".
Мәхкәмәнең матбугат хезмәте белдерүенчә, Дремин үзенең эшчәнлеге турында хисаплар тапшырмаган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.34 маддәсенең 2нче өлеше). Дремин үзе дә, аның вәкиле дә мәхкәмә утырышында катнашмаган.
Элегрәк музыкант "ят агент" дип тамгаланганнан соң тиешле таләпләрне үтәмәүдә гаепленгән иде. Социаль челтәрләрдә үз постларын тиешенчә билгеләмәгән өчен мәхкәмә аңа 10 мең сум штраф салган иде.
БУ ТЕМАГА: Рэп сөйләүче Face Русиядән күченеп китәргә мәҗбүр булган2022 елның мартында Face Instagram-да Русиягә башка кайтмаячагын һәм илдә концертлар бирмәячәген сөйләгән иде.
"Мине һәм якыннарымны үз йортымнан, үз җиремнән кудылар, сезнең дәүләтегез куды, мин аны хәзер үземнеке дип атый алмыйм, һәм үз халкыбыз куды, майлы ипигә акчасы җитсә ул башкасына төкереп тә бирми", — дип язган иде музыкант.
Рэпер Украинадагы сугышны хөкем итте. "Бөтен сугышны узып Берлинга җиткән һәм Суворов ордены белән бүләкләнгән бабам күрсә иде сезне. Әгәр ул 75 ел узганнан соң сез үзегезгә яңа свастика уйлап чыгарып, үзегезне Европаны азат итүчеләр дип санап, иртә таңнан 28 тапкыр кечерәк булган тугандаш илгә һөҗүм итәчәгегезне белсә, ул сезнең өчен сугышуын дәвам иткәнче үзен атып үтергән булыр иде", — диде Face.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!