Рәфис Кашапов Дөнья төркиләре берлеге рәисе киңәшчесе белән Татарстан бәйсезлеге хакында сөйләшкән

Рәфис Кашапов

Очрашуда татарларның изелеп яшәве һәм көрәш юллары турында фикер алышканнар.

18 августта үзен “Татарстанның сөргендәге хөкүмәте” дип атаучы төркем җитәкчесе Рәфис Кашапов Дөнья төркиләре берлеге рәисе киңәшчесе Абдуллаһ Түрер Енер (Yener) белән сөйләшкән.

Абдулла Түрер — Төркиядә яшәүче танылган журналист һәм Дөнья төркиләре берлеге рәисе киңәшчесе. Ул чыгышы белән Апанаевлар нәселеннән. Татар мөгаллиме һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Апанаевның оныгы, әнисе ягыннан тамырлары чиркәс аксөякләре нәселенә барып тоташа.

Үзен “Татарстанның сөргендәге хөкүмәте” дип атаучы төркем хәбәр итүенчә, очрашу читтән торып узган. Анда Татарстан бәйсезлеге өчен көрәш юллары турында сөйләшкәннәр диелә.

“Абдулла Түрер әфәнде татарларның изелүе, телләре кысылуы, юк-бар гәепләүләр тагып төрмәләргә ташлануы, куркытылуы, үтерелүе, чит илләргә куылуы турында белүен һәм бу хакта һәр җирдә сөйләвен белдерде”, дип хәбәр итәләр.

Түрер 1992 елда Татарстан мөстәкыйльлеге референдумының нәтиҗәләрен искә алган. Анда катнашучыларның 60тан артык проценты бәйсезлек өчен тавыш бирүенә карамастан, ул “халыкның теләге җиргә тапталуы өчен ризасызлыгын һәм борчылуын” белдергән.

Очрашуда “бердәнбер оятсыз ялганчы дошман”га каршы берләшеп көрәшергә кирәклегене билгеләп үткәннәр.

Рәфис Кашапов исә, төрле илләрдә яшәргә мәҗбүр булган татарларны берләштерергә һәм аларга ярдәм итү юлларын эзләргә һәм бәйсезлек өчен көрәшүче башка халыкларның вәкилләре белән элемтәләр корырга чакырган.

Быелның февраль башында үзен “Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем онлайн-очрашу үткәргән иде. Анда катнашучылар "хөкүмәтнең" яңа башлыгын билгеләп куйды. АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов урынына башлык итеп Британиядә яшәүче Рәфис Кашаповны сайладылар. Оешма үзенең төп максаты итеп Татарстанның бәйсезлегенә ирешүне күрә.

Моңа кадәр әлеге активистлар Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга мөрәҗәгать юллады. Хатта Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган татарларны төрки халык буларак тануны һәм озак вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте бирүне сорадылар.

Узган ел “Татарстанның сөргендәге хөкүмәте” төркеме активистлары Татарстан республикасының бәйсезлеген тануны сорап, Украина президенты Владимир Зеленский исеменә мөрәҗәгать чыккан иде. Петицияне 300гә якын кеше имзалады.

9 ноябрьдә Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеге турында документ теркәлде. Ел башында читтәге активистлар Польша хакимиятеннән Татарстанның бәйсезлеген тануны сорады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!