Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтәге татар активистлары Польша президентыннан Татарстанның бәйсезлеген тануны сорады


Бәйсезлек сораучылар Татарстанның 1992 елгы референдумы нәтиҗәләренә һәм Мәскәүнең агрессив сәясәтенә нигезләнә.

Үзләрен Татарстанның сөргендәге хөкүмәте дип танытучы активистлар Польша хакимиятеннән Татарстанның бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать белән чыкты. Аны 17 кеше имзалаган. Алар арасында Британиядә яшәүче Рәфис Кашапов, Польшадан Нәфис Кашапов, Төркиядән Фәрит Зәкиев һәм Германия, Швеция, Австралия, Украина, АКШ вәкилләре бар.

Мөрәҗәгать Польша президенты Анджей Дуда, Польша хакимият фиркасы башлыгы (ПИС) Ярослав Качиньски, Польша парламентының түбән пулаты – сейм рәисе урынбасары Малгожата Госевская, сейм депутатлары исеменә юлланган.

Хатта Польшаның 1980нче елларда протест чаралары, СССРның бетүе, Русиянең сугыштан соң таркалу ихтималы турында әйтелә. Шул нисбәттән хәзерге вакытта "Мәскәү агрессиясе тарафыннан татар халкының хокуклары кысрыклануы" әйтелә.

"Путин фәрманы белән Украина ватандашларын юкка чыгару өчен безнең ватандашларны мобилизацияләгән вакытта без дәшми тора алмыйбыз. Татар халкының фаҗигале тарихы күрсәткәнчә, 470 ел элек татар халкына карата геноцид эшләгән буын вәкилләре монда һәм хәзер безнең халыкны чираттагы тапкыр юкка чыгармакчы була", диелә һәм "казан татарлары беркайчан да Русия империясенә кермәде" дип өстиләр.

Мөрәҗәгать авторлары 1991 елның 24 октябрендә Татарстан Югары шурасы кабул иткән республиканың бәйсезлек актына, 1992 елның 21 мартында узган Татарстан мөстәкыйльлеге турында референдумга нигезләнүләрен әйтәләр. Әлеге документларның тормышка ашарга тиешлеге искәртелә.

"Татарстан бәйсезлеген тану халкыбыз өчен төбәктәге вазгыятьне тотрыкландыруның, Татарстанда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итүнең, икътисади һәм сәяси элемтәләрне торгызуның, бу исә үз чиратында, Татарстанның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан саклауны тәэмин итүдә бердәнбер мөмкин юл булып тора", диелә.

  • Элегрәк Украина саклану министры Алексей Резников Русия берничә дәүләткә бүленәчәк дип санавын әйткән иде.
  • 9 ноябрьдә Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеге турында да документ теркәлде. Русия думасының берничә депутаты моны тәнкыйтьләп чыкты, документны "провокация" дип бәяләде. Үз фикерләрен Татарстаннан сайланган депутатлар Айрат Фәррахов, Олег Морозов, Айдар Метшин һәм аннексиләнгән Кырымнан сайланган Михаил Шеремет белдерде.
  • 18 октябрьдә Украина парламенты Чечняны вакытлыча басып алынган җирләр дип тану өчен тавыш бирде.
  • Шул ук вакытта Украина Югары Радасы депутаты, Татарстан бәйсезлеген тану турындагы карар өлгесе авторларының берсе Юлия Клименко "Рада карары этәргеч кенә була ала, бәйсезлекне халык үзе яуларга тиеш" дип фикер белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG