Мәхкәмә Ойрат-калмык халкы конгрессын экстремист оешма дип таныган

Калмыкстан күренеше, архив фотосы

Ойрат-калмык халкының конгрессы Калмыкстан бәйсезлеге өчен көрәшә һәм берничә милли хәрәкәтне берләштерүче Азат милләтләр лигасына керә.

Калмыкстанның Югары мәхкәмәсе республика прокурорының Ойрат-калмык халкы конгрессын экстремист оешма дип тану, Русиядә аның эшчәнлеген тыю турындагы дәгъвасын канәгатьләндергән. Әлеге мәгълүмат мәхкәмә сайтында чыккан, карарны 23 августта кабул иткәннәр.

Элегрәк мондый дәгъва бирелүе турында Русия юстиция министрлыгы хәбәр иткән иде.

Ойрат-калмык халкының конгрессы Калмыкстан бәйсезлеге өчен көрәшә һәм берничә милли хәрәкәтне берләштерүче Азат милләтләр лигасына керә.

Оешма милли активистларның халык җыеннарын — чуулганнарны үткәрә, алар Элистада 2015 елдан уза. 2021 елда чираттагы җыенны оештыручыларны полиция тоткарлады. Бүген Конгресс әгъзаларының бер өлеше мөһаҗирлектә, башкалары Русиядә кала бирә һәм эзәрлекләүләргә дучар ителә.

  • 2022 елның мартында конгресс Украинадан Русия гаскәрләрен чыгаруны таләп итте, украин халкын хуплады, шулай ук Калмыкстан халкын сугышка бармаска чакырды. Оешма рәисе Арсланг Санджиевны ике тапкыр Русия гаскәрен "кимсетү"дә гаепле дип таптылар, аңа 30 һәм 35 мең сум штраф салдылар. Ул җинаять эзәрлекләвеннән сагаеп, Русиядән китте.
  • Августта Ойрат-Калмык халкы конгрессы рәисе урынбасарлары Владимир Довданов һәм Батыр Боромангнаевны Русия бөтенлеген бозарга чакыруда гаепле дип табып 70 мең сум штраф салдылар. Хәзер алар чит илдә яши. Довдановны “ят агентлар” исемлегенә дә керттеләр.
  • 4 август кичендә Русия юстиция министрлыгы федераль экстремистик материаллар исемлегенә Ойрат-калмык халкы конгрессы әгъзалары төзегән һәм имзалаган документны кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!