Әрмәнстан парламенты Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутын кабул итте

Әрмәнстан парламенты утырышы. 1 март 2023 ел

Хәзер ил Халыкара җинаять мәхкәмәсенең (ХҖМ) карарларын үтәргә тиеш булачак. Әлеге документка әле Әрмәнстан президенты Ваагн Хачатурян кул куярга тиеш.

Бүген, 3 октябрьдә үткән утырышында Әрмәнстан парламенты Рим статутын кабул итте, димәк ил Халыкара җинаять мәхкәмәсенең (ХҖМ) карарларын үтәргә тиеш булачак. Элегрәк ХҖМ Русия президенты Владимир Путинны кулга алуга рөхсәт биргән иде.

Оппозиция фикер алышуларда катнашудан баш тарткан һәм Рим статуты Әрмәнстанның тышкы сәяси мәнфәгатьләренә хезмәт итми дип белдергән, дип яза News.am басмасы.

"Армения" һәм "Честь имею" фракцияләренең 22 депутаты моңа каршы тавыш биргән. Ә "Гражданский договор" идарәче фракциясенең 60 депутаты Рим статусын кабул итүне хуплаган.

Әлеге документка әле Әрмәнстан президенты Ваагн Хачатурян кул куярга тиеш.

Әрмәнстанда Рим статутын кабул итү өлгесе 1998 елда ук расланган иде. Шулай да раслау процессы 2004 елда туктатып торылды - аны илнең ул чактагы Конституциясенә ярашлы түгел дип таптылар. 2023 елның 24 мартында Әрмәнстанның Конституция мәхкәмәсе Рим статутындагы бурычлар Конституциягә туры килә дип таныды.

Әрмәнстан хакимиятләре Рим статусын кабул итү процессын башлатуларын киләчәктә Халыкара җинаять мәхкәмәсендә Таулы Карабахтагы кораллы низагта кылган сугыш җинаятьләре өчен Азәрбайҗан җитәкчелеген җаваплылыкка тарту өчен дип аңлатты.

  • Мартта Русия Әрмәнстанны Рим статутын кабул итүнең "бик тискәре нәтиҗәләре" турында кисәтте. Шуннан соң Әрмәнстан парламенты вице-спикеры Акоп Аршакян Ереванның Әрмәнстанга килгәч Путинны кулга алу нияте дә, теләге дә юк дип белдерде. Шулай ук ул Рима статусы ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясамасслык итеп Ереванның Мәскәү белән килешү төзи алачагын искәртте.
  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе чыгарган карарның вакыты чыкмый һәм ул теләсә кемгә — шул исәптән дәүләт башлыгына да кагыла. Әмма мәхкәмә читтән торып карарлар чыгармый. Димәк гаепләнүче мәхкәмә утырышларында үзе дә катнашырга, һәм моның өчен Һаагада сак астында булырга тиеш. Хәзер Путин Рим статусын имзалаган һәм мәхкәмә юрисдикциясен танучы илләргә (123 дәүләт) бара алмый. Бу- Европаның бөтен илләре, тулысынча Көньяк Америка (шул исәптән Русиянең беректәшләре, әйтик Венесуэла), Таҗыкстан, Әфганстан, Бразилия, Көньяк Африка, Үзәк Африка Республикасы, Нигерия.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!