Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Путинны кулга алу карары чыгарды


Путин Украинаның оккупацияләнгән җирләреннән балаларны Русиягә канунсыз сөрүдә шикләнелә.

Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Бу хактагы хәбәр мәхкәмәнең рәсми сайтында чыкты. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылган.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Халыкара хокук моны геноцид буларак бәяләргә мөмкин. Мәхкәмә аңлатмасында әйтелгәнчә, Путинның моның өчен шәхси җаваплылыгы бар дип уйларга нигез бар.

Русия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова үзенең Telegram-каналында "Халыкара җинаять мәхкәмәсе карарлары безнең ил өчен бернинди дә әһәмияткә ия түгел, шул исәптән хокукый яктан да" дип язды.

Русия Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутында катнашмый, шуңа күрә "аның нигезендә җавап бирми" ди ул.

"Бу оешма белән Русия хезмәттәшлек итми, ә халыкара мәхкәмәдән килгән кулга алу карарлары безнең өчен юридик яктан әһәмиятсез", – дип яза Захарова.

  • Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.
  • Күптән түгел АКШта урнашкан Йель (Yale) университетының сәламәтлек саклау факультеты бүлеге тикшеренү чыгарды. Анда Русиядә Украинаның дүрт айдан башлап 17 яшькә кадәр булган балаларын идеологик эшкәртүгә дучар итүләре әйтелә. Сугыштан качарга мәҗбүр калган Украина балаларын психиатрия клиникасына һәм ятимнәр яши торган йортлар белән бәйле оешмаларга да җибәргәннәр ди белгечләр.
  • Башкортстанның Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәҗбүриләп мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелә.
  • Мәскәү бу балаларны сугыштан коткарам дип килә. Шул ук вакытта Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасында сугыш барганда балаларны тәрбиягә бирү – тулысынча халыкара хокукны боза дип белдерделәр.
  • Халыкара хокукта дәүләт башлыгы булып торучы кешене башка дәүләт территориясендә кулга алу җайга салынмаган. Путинга кадәр халыкара җинаять мәхкәмәсе 2008 елда Суданның гамәлдәге президенты Омар әл-Бәширны кулга алу карары чыгарган иде. Хакимияттән читләштерелгәннән соң, аны җирле хакимиятләр кулга алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG