Татарстанда бөлгенлеккә төшкән оешмалар саны 12 процентка арткан

Иллюстратив рәсем

Физик затлар арасында да бөлгенлек хәлендә яшәүчеләр 10 процентка үскән.

2023 елның 9 аенда Татарстанда 200 оешма бөлгенлеккә чыккан. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 12 процентка күбрәк. 2022 елның 9 аенда аларның саны 178 оешма булган. Бу хакта "Федресурс" икътисади эшчәнлек алып баручы субъектларның бердәм федераль реестры сайтында әйтелә.

Сүз юридик затлар һәм фермерлык хуҗалыклары турында бара. Әлеге оешмаларга карата конкурс эше башланган диелә.

Хәзер Татарстан бөлгенлеккә төшүче оешмалар саны ягыннан Русиядә 4нче урынны били. Беренче урында — Мәскәү (1 173 очрак), икенчедә — Мәскәү өлкәсе (358), өченчедә — Петербур (341). Әлеге өч төбәктә дә бөлгенлеккә чыгучылар саны кимегән.

Башкортстанда исә бөлгенлеккә чыгучы оешмалар 23,5 процентка азайган. Быелның 9 аенда 88 оешмага карата конкурс эше ачылган.

Гомумән, Русиядә бөлгенлеккә төшүчеләр 29,8 процентка азайган. Бары 8 төбәктә генә аларның саны арткан. Татарстаннан тыш, алар арасында Чуашстан, Мари Иле, Ульян, Киров өлкәләре бар.

Татарстанда физик затлар һәм эшкуарлар арасында бөлгенлеккә төшүчеләр 10,6 процентка үскән. Быелның гыйнвар-сентябрь айларында аларның саны 6 345кә җиткән. Башкортстанда исә гражданнарның бөлгенлеккә чыгуы 12 процентка арткан. Күрше республикада 8 630 граждан бөлгенлек хәлендә яши.

Русиядә гражданнар арасында бөлгенлеккә төшүчеләр саны 28,8 процентка арткан.

2022 елда Татарстанда 211 оешма бөлгенлеккә чыккан иде. Үз түләүләрен үти алмаган физик затлар һәм эшкуарларның саны 7 847гә җитте.

Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетына 15 млрд сум салым бурычы җыелды дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!