Льюистонда (Мэн штаты, АКШ) билгесез зат кешеләргә атыш ачкан. Соңгы белешмәләргә күрә кимендә 22 кеше үлгән. Бу хакта CNN һәм NBC News җиткерә. Кимендә 60 кеше җәрәхәтләнгән диелә.
Полиция атыш ачучының кем булуын ачыклаган. Беренчел мәгълүматларга күрә ул 40 яшьлек Роберт Кард. Андроскоггин бүлгесе шерифы офисы шикләнелүченең фотосын чыгарды. Анда кулына винтовка тоткан сакаллы ир сурәтләнгән. Полиция һөҗүм итүченең әле дә иректә булуын җиткерә. Ул ак Subaru Outback машинасын йөртергә мөмкин диелә.
Шәһәрдә яшәүчеләргә имин урыннарда яшеренергә киңәш ителгән.
Атыш төрле урында булган: Sparetime Recreation боулингында, Schemengees Bar & Grille ресторанында, Walmart үзәгендә. Бу хакта Льюистон полициясе вәкиленә сылтама белән The Sun Journal газеты яза.
Ак йортта хәбәр итүләренчә, президент Джо Байденга бу хәл турында җиткергәннәр һәм оператив мәгълүматны тапшыруны дәвам итәләр.
Әгәр һәлак булучыларның саны расланса, бу 2019 елдан башлап Кушма штатларда иң күп үлемгә китергән атыш булачак. 2019 елның августында кораллы ир Эль-Пасо шәһәрендә Walmart сатып алучыларына ут ачкан иде, ул чакта 23 кеше үлде.
- АКШта иң күп кеше үлгән атыш 2017 елда булды. Лас-Вегаста Mandalay Bay казиносы янында 64 яшьлек американлы Стивен Пэддок кунакханә бүлмәсеннән атып, 59 кешене үтерде, 500дән артык кеше яраланды. Атыш Route 91 Harvest кантри музыка фестивалендә булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!