Кичә, 25 октябрьдә КПРФның республика бүлекчәсе сайтында "Башкортстанның күпмилләтле халкының традицион кыйммәтләрен яклау" турында белдерү чыкты. Анда мәшһүр балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриевның дәүләткә хыянәт итүе, "ЛГБТ вәкиле булуы" әйтелгән һәм моңа хакимиятләр "тиешле җавабын бирергә тиеш", диелгән.
"90нчы еллар башында советизмга каршы шау-шу барышында кайбер көчләр Башкортстанда ватан сатлыкҗаны, СССР Югары мәхкәмәсе хыянәт өчен хөкем иткән балет артисты Рудольф Нуриевның культын тудырды. Аның исеме белән Уфадагы урам, музей һәм театрдагы балет труппасы аталган, ел саен бюджет акчаларына аның хөрмәтенә Халыкара фестиваль үткәрелә. Традицион булмаган җенси карашлары белән билгеле Нуриевның исемен хореография көллияте дә йөртә. Көнбатыш мәдәнияте белән бозылган, Башкортстанны беркайчан да үз ватаны дип санамаган бу суперэгоистның образын түрәләр балаларга ничек үрнәк була ала дип саный?", диелгән белдерүдә.
Бүген исә Башкортстан парламентының пленар утырышы башында Константин Толкачев КПРФның мәшһүр балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриев турында язган бу хаты мәсьәләсен кузгатты, дип җиткерә "Аспекты".
— "Махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый - ред) барганда КПРФ дөнья балеты йолдызы Рудольф Нуриевны пычракка буяудан да яхшырак әйбер тапмаган. Безнең мәдәнияткә, сәнгатькә, тарихыбызга мондый мөнәсәбәттә булырга ярамый. Әхләкый кыйммәтләр өчен көрәш хәзерге вакытта "махсус хәрби операция" зонасында бара. Хәрби комиссариатлар ачык. Әлегә КПРФтан үз теләге белән китүче юк. Нуриевны типкәләү җиңел", дигән ул.
Толкачев КПРФ фракциясен утырышларында җитәкчеләре Юнир Котлыгуҗинның үз-үзен тотышы турында фикер алышырга чакырган.
Корылтай рәисен "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе Салават Хөсәенов та хуплаган. "Беренче чиратта Нуриевның иҗаты, аның дөнья мәдәниятенә керткән өлеше турында сүз алып барырга кирәк", дигән ул.
- Быел 17 мартта мәшһүр балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриев тууына 85 ел булды. Туган көнендә Казанда, Уфада аның турында фильмнар күрсәтелде. 19 мартта Уфаның опера һәм балет театрында биюче истәлегенә зур концерт үтте. Нуриевның туган көнендә Казанда биючегә куелган һәйкәл янында аның исемен шәһәр үзәгендәге урамга бирүне таләп итеп ялгыз пикет узды.
- Рудольф Нуриевны ике халык, ике республика үзара бүлешергә ярата. Башкортлар аны башкорт буларак кабул итә, татарлар аны үз милләттәше дип таный. Әнисе - Уфа татары, әтисе - Казан губернасыннан була. Ике республикага да, ике милләткә дә якын шәхес. Рудольф Нуриевның балачагы Башкортстанда, Уфада уза. Төрле хореография коллективларына йөри, биергә өйрәнә, Уфаның опера һәм балет театрында беренче адымнар ясый. Уфада ул вакытта хореография училищесы булмаганга Петербурга китә, зур тормыш бусагасын атлый.
- Ике милләт аны үзара бүлешергә яратса да, ул үзе хакында "Без, татарларның каны тизрәк ага, ул һәрвакыт кайнап чыгарга әзер. Минемчә, без сагышлырак, сизгеррәк тә. Татар - асылда шактый катлаулы зат ул. Мин дә шундый" дип әйтеп калдыра. Дөнья аны "очучы татар" дип таный.
- Азатлык Рудольф Нуриев турында истәлекләрне туплаган иде.
Белешмә: Рудольф Нуриев
Рудольф Нуриев (1938-1993) — совет, британ, француз балет артисты һәм балетмейстеры, Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театры солисты.
1938 елның 17 мартында Иркутски янында поездда дөньяга килә.
1961 елда труппаның Париждагы гастрольләре вакытында сәяси сыену сорый һәм Көнбатышта кала.
Инглиз балеринасы Марго Фонтейн белән 17 ел дәвамында дуэт биеп дөньяга таныла. 1983-1989 елларда Париж операсының балет труппасы белән җитәкчелек итә. Гомеренең ахырында үзен дирижерлыкта сынап карый.
Рәсем һәм сәнгать әйберләре коллекционеры була, дөньяның төрле илләрендә күчемсез милек сатып ала.
1993 елның 6 гыйнварында Парижда вафат була.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!