Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Рудольф Нуриев исемен шәһәр үзәгендәге урамага бирергә сорадылар


Казандагы Рудольф Нуриевкә куелган һәйкәл
Казандагы Рудольф Нуриевкә куелган һәйкәл

Ялгыз пикет оештыручы бу үтенечен "Казанда Рудольф Нуриев урамы бар инде, әмма ул шәһәр читендә, "Примавера" коттеджлар бистәсендә" дип аңлата.

Казан үзәгендәге урамга Рудольф Нуриев исемен бирүне сорыйлар. Биючегә куелган һәйкәл янында шундый тәкъдим белән ялгыз пикет узган, аның фотосы Instagram-да чыкты.

Фотосурәткә аңлатма буларак язылган постта "Казанда Рудольф Нуриев урамы бар инде, әмма ул шәһәр читендә, "Примавера" коттеджлар бистәсендә" диелә. Автор битараф булмаучыларны бу тәкъдимгә кушылырга чакыра.

Бүген 17 март — Рудольф Нуриевның туган көне. Аңа 85 яшь тулган булыр иде.

  • Рудольф Нуриев – дөнья балеты йолдызы, биюче һәм балетмейстер. Ул Франциядәге гастрольләре вакытында сәяси сыену урыны сорый.
  • Казанда ел саен Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале уза. Фестивальгә исемен бирүгә биюче шәхсән үзе ризалык биргән. Нуриев 1992 елда Казанда булып киткән иде.
  • 2018 елның ноябрендә Казанда Рудольф Нуриевка Русиядә беренче һәйкәл ачылды. Ул опера һәм балет театры янында урнашкан. Авторы - Зураб Церетели. Казан бистәсендәге урамга да аның исеме шул вакытта бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG