Accessibility links

Кайнар хәбәр

60 ел элек Рудольф Нуриев Парижда сәяси сыену сорап Көнбатышта кала


Рудольф Нуриев 1989 елда Киров театры сәхнәсендә (1992 елда Мариин дәүләт академия театры дип үзгәртелә)

1961 елның 16 июнендә Киров театры гастрольләре вакытында Рудольф Нуриев Парижда сәяси сыену урыны сорый. Шушы вакыйгага 60 ел булды.

2 августта КПСС Үзәк Комитеты балет артисты Р.Х. Нуриевның Ватанга хыянәте турында рәсми хисап бастыра. Анда артистның шикле кешеләр белән шикле элемтәләре һәм тәртип бозуы турында әйтелә. Нуривның үзен "намусын һәм вөҗданын югалткан мөртәт" дип атыйлар, әгәр ул Франциядә калса, аңа билгеле бер нәтиҗәләр яный дип кисәтәләр. КПСС Үзәк Комитеты каршындагы чит илгә чыгу комиссиясе театр дирекциясен һәм илчелек хезмәткәрләрен Нуриевны илгә кайтарып җибәрү кирәклеге турында өч тапкыр искәртә, һәм өченче күрсәтмәләрдән соң гына артистны җибәрү оештырыла. КПСС Үзәк Комитеты хисабында, Нуриевны кайтару "тиешле чараларны үтәмичә, җавапсыз" оештырылган, һәм шуңа күрә "хыянәтче үз ниятен тормышка ашыра алган" һәм Парижда кала алган, диелә.

КПССның Үзәк комитеты Рудольф Нуриевның Ленинград опера һәм балет театрында эшләгән вакытында үзен "әшәке тотуын" билгеләп үтә. Совет хакимиятләре белдерүенчә, балет артисты "бөтен коллективны үзенә каршы котырткан, хезмәттәшләрен хурлаган", гаугачы һәм "мораль яктан тотрыксыз кеше" булган.

Шул ук хисапта әйтелгәнчә, Рудольф Нуриевның Парижда калуы — "театр һәм Франциядәге совет илчелеге хезмәткәрләренең җавапсызлыгы нәтиҗәсе". КПСС өлкә комитеты бюросы 1961 елның 15 август карарында "Нуриевның хыянәт гамәленә" китергән сәбәпләр дип "театрда сәяси-тәрбияви эшнең начар куелуын", шулай ук театр җитәкчелегенең гастрольләргә әзерләнгәндә җавапсыз булуын атый. Театр мөдире Г. М. Коркинага шелтә белдерелә һәм ул эштән читләштерелә.

Рудольф Нуриев эмиграциясеннән соң аның исеме тыела, ә ул үзе хыянәтче дип атала. Аның илдән китүе турында хәтта газеталар да язмый, һәм бары тик 1993 елда 54 яшендә вафат булганнан соң гына ул яңадан телгә алына башлый. Ниндидер басмаларда балет артистының озак вакытлы авырудан соң үлүе турында кечкенә хәбәрләр генә була, кайдадыр Нуриевны "дәвалап булмый торган чире булган батыр кеше" дип атыйлар.

Рудольф Нуриевның илдән китүенә 60 ел. Ни өчен ул бу адымга барган?
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:13 0:00

Гомеренең соңгы елларында артист Русиягә килергә тели, аның дуслары һәм күренекле мәдәният эшлеклеләре моның өчен көч куя. Ун мең имза, кырык ике сенаторның СССР җитәкчеләренә мөрәҗәгате, БМО үтенечләренә карамастан, 1989 елда Михаил Горбачев хакимияткә килгәннән соң гына Нуриевка кыска вакытка Уфага килергә мөмкинлек бирелә.

Нуриев ни өчен иленә кайтмаган?

Рудольф Нуриев СССРга сәяси сәбәпләр аркасында кайтмаган, дигән киң таралган фикергә карамастан, бу алай түгел. "Nureyev: His Life" китабы авторы Диана Солуей 1998 елда The Independent басмасына интервьюсында, Рудольф Нуриев сәясәт белән кызыксынмаган, дип белдерә. Нәкъ менә совет хөкүмәте аны сәяси һәм шәхси ирек символына әйләндергән, ә артист үзе илдән качканда бары тик бер генә әйбер — бию ихтыяҗы турында уйлаган. Казандагы танылган иҗат кешеләре дә шулай дип саный.

Cценарист Олег Лоевский:

Олег Лоевский
Олег Лоевский

— Әлбәттә, Нуриев — ирек кешесе. Бу ирек — тән иреге дә, рухи ирек тә, киң фәлсәфи мәгънәдәге ирек тә — аңа ходай тарафыннан бирелгән. Бу — очыш иреге, һәм совет илендә бу очышны ясау мөмкин булмас иде. Ул ирекне сайлады һәм иректә үсешкә иреште. Аның моннан китүе — ул бөек очрак, монда андый үсеш була алмас иде.

Режиссер Туфан Имаметдинов:

Туфан Имаметдинов
Туфан Имаметдинов

— Минемчә, аңа монда иркенлек җитмәгән. Бию техникалары да бик үзгәрә торган нәрсә. Совет берлегендә бию техникасы бер булырга тиеш, чөнки идеология бер үк. Ул үзгәрми. Шуңа күрә иркенлек эзләп киткән дип уйлыйм. Тагын яңа илләр күрү, яңа хореографлар белән эшләү аңа бик кызык булгандыр дип уйлыйм. Чөнки безнең илдәге хореографиядә уңга да, сулга да бер адым да атлап булмый. Аны ничек куялар — шулай эшләргә кирәк, һәм канун кысаларыннан чыгарга ярамый. Нуриев канун кысаларыннан чыккан кеше, минемчә. Биюе белән дә, фикерләве белән дә, минемчә, ул бик иркен кеше булган. Иркенлеккә омтылган.

Биюче Нурбәк Батулла:

Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

— Минемчә, ул беренче чиратта иҗат иркенлеге эзләп киткәндер, чөнки мондагы көндәшләре аңа биергә ирек бирмәс иде, беренчедән. Икенчедән, ул кайткан булса, мөгаен аны төрмәгә утырткан булырлар иде, чөнки ул вакытта кешеләрне гей булуда гаепләп шантажлый торган маддә булган. Ул традицион булмаган җенси ориентацияле кешеләргә бик зур кыенлыклар китергән. Аның өчен төрмәгә утыртылуы да бик мөмкин булган.

Ләкин сәясәттән бигрәк, ул иҗади иреклек, бию иреклеге, биергә мөмкинлек эзләгәндер дип уйлыйм. Монда ул вакытта репертуар киң булмаган, классик балет кына булган. Ниндидер заманча юнәлешләрне дә биеп карыйсы килгәндер һәм ул аларны бик уңышлы итеп биеп караган да. Мәсәлән "Егет һәм үлем" дигән балет шундый заманча стильдә, бик кызыклы. Ул Совет берлегендә калса, андый әйберләрне бии алмаган булыр иде, әле төрмәгә утыртмаган булсалар.

Үзгәртеп корудан соң Рудольф Нуриев аклана, җинаять гаепләүләре аннан алына, артист үзе Башкортстан һәм Татарстанда милли каһарман дәрәҗәсенә күтәрелә. Ике республикада да аның исемендә балет фестивальләре үтә, 1993 елда Уфа театрында аның шәхси һәм сәхнә әйберләреннән музей оештырыла. Атаклы скульптор Зураб Церетели Рудольф Нуриевка бронзадан һәйкәл коя, әмма аны Уфада кую өчен акча бирелми. Нәтиҗәдә һәйкәл 2018 елда Казанда урнаштырыла.

2018 елда Уфа, Казан һәм Мәскәү кинотеатрларында британ режиссерлары Джеки һәм Дэвид Моррисның "Нуриев: аның сәхнәсе - бөтен дөнья" документаль фильмы күрсәтелә. Бу фильм Рудольф Нуиевның Иркутски белән Слюдянка арасындагы поездда тууыннан алып аның Париж операсындагы триумфына кадәр тормышы турында сөйли.

2019 елда "Нуриев. Ак карга" дигән британ фильмы чыкты.

Париждагы Сент-Женевьев-де-Буа зиратында Рудольф Нуриев (1938-1993) кабере
Париждагы Сент-Женевьев-де-Буа зиратында Рудольф Нуриев (1938-1993) кабере

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG