Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Нуриевның тууына 80 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла


"Биюнең ике даһие: Рудольф Нуриев. Михаил Барышников" күргәзмәсе игъланыннан
"Биюнең ике даһие: Рудольф Нуриев. Михаил Барышников" күргәзмәсе игъланыннан

Күргәзмә дөньякүләм билгеле ике балет остасы – Рудольф Нуриев һәм Михаил Барышников иҗатын ача.

27 апрель "Хәзинә" милли сәнгать галереясында "Биюнең ике даһие: Рудольф Нуриев. Михаил Барышников" дип аталган күргәзмә ачыла. Ул Нуриевның тууына 80 ел тулуга багышлана. Күргәзмәдә Мәскәү рәссамы Александр Чаловский эшләре һәм Франциядән Пьер Шатилье анимациясе күрсәтеләчәк.

Шатильеның Рудольф Нуриев язмышында хәлиткеч мизгелне – аның Парижда калырга карар биреп, "Көнбатышка сикереш" ясавын сурәтләгән фильмын да күреп булачак.

XX гасыр балеты символына әверелгән тагын бер шәхес – Михаил Барышников. Күренекле биюче һәм драма актеры образы белән илһамланган рәссам Александр Чаловский күргәзмәдә Барышников тудырган образлар сериясен тәкъдим итә.

Казанның сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева әйтүенчә, күргәзмә Татарстан башкаласында ел саен уза торган Нуриев исемендәге балет фестивале уңаеннан оештырылган һәм фестиваль барган көннәрдә дә эшләяәчәк.

"Биюнең ике даһие" күргәзмә проектының кураторы Александр Чаловский Рудольф Нуриев – үлемсез бию сәнгате символы, әлеге шәхес кешегә хисси яктан искиткеч зур тәэсир итә дип саный.

Рәссам үзе дә бу "бөек тылсымчы һәм даһи бию остасының" рух һәм тән аерылгысыз булып берләшкән хәрәкәтчән халәтенә кагылып алырга омтыла. Үз эшләрендә ул Нуриевны бию вакытында, аның үз сәнгатенең иң югары дәрәҗәсенә ирешеп, ләззәт алган мизгелләрендә сурәтләгән.

Күргәзмә 27 апрельдән алып 2 июньгә кадәр эшләячәк.

XS
SM
MD
LG