Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: апрель аенда нинди фильмнар карарга?


Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме айның иң кызыклы премьераларын барлауны дәвам итә. Апрель ае кинокомикслар өлкәсендә чын язны хәтерләтә, бу ай төрле студияләр зур премьераларын чыгара. Башка жанр фильмнарына да күз салыйк.

Шазам! (Shazam!)

Апрель башы DC комикслар студиясенең яңа фильмыннан башланды. 4 апрельдән Шазам исемле каһарманның маҗаралары күрсәтелә. "Аквамен" фильмының уңышыннан соң (ул дөнья күләмендә миллиард доллардан артык акча җыйган) студия фильмнар стилистикасын тулысы белән үзгәртә: караңгы һәм фәлсәфи эзләнүле кинодан алар юморлы, яшьләр күңелен яулап алырлык комедияләргә күчә бара.

Төп герой, 14 яшьлек Билли Бэтсон – гап-гади яшүсмер. Дустына ярдәм итү хакына аңа зур көч бирелә, "Шазам" сүзен әйтүгә ул олы каһарманга әйләнә ала. Күңеле белән бала килеш бу каһарман үз сәләтләрен сыный, дусты белән күңел ача, һәм ахыр чиктә беренче антагонист белән очрашырга тиеш була.

Кемгә карарга: яшүсмерләр комедияләрен яратучыларга, яхшылык-явызлык көрәшеннән туймаганнарга.

Амундсен (Amundsen)

Норвегиядән яшь сәяхәтче әле өйрәнелмәгән, кеше аягы басмаган котып җирләре турында хыяллана. Хыялы һәм тарихка кереп калырлык гамәле өчен ул бөтен нәрсәне корбан итә: гаиләсе, дуслыгы, мәхәббәте. Алмашка боз чүлләре, төпсез җир ярыклары, кеше түзә алмаслык суык килә.

Руаль Амундсен, Көньяк котыпка барып җиткән беренче кеше турында биографик фильм. Хыял кую һәм, бернәрсәгә дә карамастан, шул хыялга ирешү турында кино.

Кемгә карарга: кырыс шартларда сәяхәт белән мавыгучыларга.

Ак карга (The White Crow)

Дөнья күләмендә танылган татар биючесе Рудольф Нуриев турында фильм төшерү дәвам итә. Күптән түгел чыккан Франция фильмы аның Көнбатышта тормышын тасвирласа, "Ак карга" дип аталган Британия һәм Франциянең уртак проекты аның күченүгә кадәр тормышын тасвирлау максатын куя.

Кино Рудольф Нуриевның Уфадагы балачак елларыннан башлап Киров театрының Франциядәге гастрольләренә, аның Көнбатышта сәяси сыену сораган көннәренә кадәр тормышын сурәтли. Фильм режиссеры Һолливудта актер булып танылган – Райф Файнс.

Кемгә карарга: татарны дөньяга таныткан биюче белән сокланучыларга.

Уч алучылар: Финал (Avengers: Endgame)

Апрель азагында елның, мөгаен, иң көтелгән фильмы дөнья күрә. Уч алучылар кинокомикс эпопеясенең нык популяр булачагында бернинди шик юк, АКШта алдан билетлар сату вакытында моңарчы булмаган ыгы-зыгы күзәтелде, кинотеатр сайтлары хәтта күп кешегә чыдый алмыйча эшләмәде. Кино трейлерын караулар саны да бу өлкәдә рекордлар куйды. Кино белгечләренең бердәнбер соравы: Уч алучыларның тулы фазаны тәмамлаучы бу фильмы 2 миллиард долларны никадәр тиз җыя алачак һәм "Аватар"ны (дөньяда иң күп акча җыя алган фильм) узып китә алырмы?

Фильм сюжеты узган өлешенә бәйле, исән калган каһарманнар соңгы көчләрен җыеп, Таноска хәлиткеч һөҗүм ясарга тиеш. Бу юлы аларның хатага хаклары юк, чөнки ярты галәмнең язмышы бары тик алардан тора.

Кемгә карарга: кино тарихында иң эпик фильмны көтүчеләргә.

Миа һәм ак арыслан (Mia et le lion blanc)

Безнең күзәтүне гаилә фильмы белән тәмамлыйбыз. Миа исемле кыз гаиләсе белән Лондоннан Көньяк Африкага күченә. Аның гаиләсе анда арысланнарны үрчетү фермасын сатып ала. Яңа өен ярата алмаган, туган ягына кайтырга теләгән яшүсмер кыз өстенә кинәт кенә эш өелә: ул ата-анасыз калган арысланны кайгыртырга тиеш. Кечкенә арыслан баласы кызның тормышын тулысы белән үзгәртә.

Кемгә карарга: маҗаралар, гаилә фильмнарын яратучыларга.

XS
SM
MD
LG