Accessibility links

Кайнар хәбәр

Октябрьдә кинода нәрсә карарга?


Рудольф Нуриев турында документаль фильм, әкият, мюзикл һәм Айга аяк баскан беренче кеше турында кино – октябрьдә кинотеатрларда карарлык фильмнарны барлыйбыз.

Диварында сәгать булган йорт (The House with a Clock in Its Walls)

Сентябрь азагында күрсәтелә башланган бу фильм аудиториясен төгәл билгеләп булмый. Әкият булып күренсә дә, Русиядә аның рейтингын 12+ дип билгеләгәннәр, фильмны хәтта куркыныч дип атаучылар да бар. Аның максатчан аудиториясе яшүсмерләр дип карыйк, кино яратучы олыларны исә төп рольләрне башкарган Джек Блэк һәм Кейт Бланшетт кызыксындыра ала.

Льюисс исемле егет яңа гаиләгә күченә. Үзен сәеррәк тоткан Джонатан абыйсы һәм өйдә яшәгән миссис Флоренс аңа бернинди кагыйдәләр белән чикләнмәгән ирек бирә: теләгән вакытта тор, туйганчы яраткан печеньеңы аша. Зур һәм мистик йортны өйрәнә башлаган Льюисс исә акрынлап аның серен чишә башлый, тылсым дөньясына чума. Әсәрдә бертуган Гриммнар әкиятләре дә зур чагылыш тапкан.

Кемгә карарга: әкият белән куркыныч фильмнар катнашмасын яратучыларга, яшүсмерләргә.

Нуриев (Nureyev)

Шулай ук сентябрь азагында ук күрсәтелә башлаган документаль фильм. Мәшһүр балет йолдызы Рудольф Нуриев турында күп кенә документаль фильмнар бар, бу юлы аны Британиядә Дэвид Моррис белән Жак Моррис төшергән. Фильм балет биючесенең үлеменә 25 ел тулуга багышлана.

Фильм үзәгендә – татар кешесе Рудольф Нуриевның ышанмаслык язмышы. Фильм дөньяның иң танылган балет биючесенең тормыш юлын тасвирлый, авыр старттан һәм дөньяны шаккатырган Көнбатышка качуыннан башлап, аның иң шөһрәтле минутларына кадәр.

Кемгә карарга: балет, бию сәнгатен яратучыларга, Нуриев җанатарларына.

Йолдыз тууы (A Star Is Born)

Бу мюзикл-мелодрама фильмын кино фестивальләрендә инде күптән күрсәтергә өлгергәннәр, ә менә кинотеатрларга ул октябрь аенда гына барып җитә.

Warner Bros. студиясе кантри-музыкасы йолдызы Джексон Майн турында сөйли. Музыка индустриясендә зур популярлыктан соң аңа игътибар кими бара. Тик бер көнне ул кабатланмас тавыш иясе булган Элли исемле кыз белән таныша һәм аңа музыка өлкәсендә танылу яуларга ярдәм итәргә карар кыла.

Фильмда төп рольләрне актёр Брэдли Купер һәм җырчы Леди Гага башкара. Барлык җырлар тере тавышта яздырылган.

Кемгә карарга: яхшы музыка яратучылар һәм Леди Гага җанатарларына.

Беренче кеше (First Man)

Елның иң көтелгән биографик фильмнарының берсе. Universal Pictures-ның драматик фильмы Айга беренче булып аяк баскан легендар астронавт Нил Армстронг турында. 1969 елның 20 июле - АКШ һәм космонавтика тарихында гына түгел, бөтен дөнья тарихында эз калдырган дата.

Фильм режиссеры – танылган "Ла-ла-лэнд"ны төшереп, "Оскар" бүләге алган иң яшь режиссер Дэмьен Шазелл. Фильм Джеймс Һенсенның "Беренче кеше: Нил Армстронг тормышы" китабы нигезендә төшерелгән.

Кемгә карарга: галәмне өйрәнү белән мавыгучыларга.

Веном (Venom)

Супергеройлар турында фильмнар төрле була. Октябрь аенда дөнья күрәчәк Веном фильмы – моның дәлиле. Яшүсмерләргә тәрбияви әһәмиятне истә тотып, Marvel студиясе комикс антогонисты булган Веномны яхшылык һәм начарлык чигендә баланс тотарга мәҗбүр итәргә, хәтта тискәре персонажны да яхшылыкка хезмәт итәргә өйрәтергә тырыша.

Эдди Брок исемле журналист куркыныч тикшерү алып бара. Серле лабораториядә аңа чит планетадан килгән симбиот керә, аны Веномга әйләндерә. Журналист алдында начар симбиотны яхшылыкка хезмәт итәргә өйрәтү максаты куела.

Кемгә карарга: Marvel җанатарларына. Фильмга PG-13 рейтингы куелса да, ул яшүсмерләргә дә куркыныч булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG