Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә Газзә сызыгында зыян күргән халык өчен һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты. Бу хакта аның матбугат хезмәтенә сылтанып, Коммерсант хәбәр итә.
— Зыян күрүчеләр арасында күп балалар булуга татарстаннарның борчылуы сәбәпле, президент оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өнди, — ди Миңнехановның сүзчесе Лилия Галимова.
Аның сүзләренчә, Татарстан хөкүмәте кирәкле тауар һәм азык-төлек исемлеген төзи һәм һуманитар ярдәм җыю урынын барлый.
Ярдәм җыю өчен җаваплы булып Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнгән.
- 7 октябрь көнне Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде.
- Израил Газзә сызыгының тулысынча блокадада калуын игълан итте. Газзә сызыгы ике яклап Израил белән һәм бер яклап Мисыр белән чиктәш.
- Израил Хәмәснең 7 октябрьдә һөҗүм ясавына җавап итеп "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.
- Хәмәс контролендәге Газзә сызыгы хакимиятләре Израил гаскәре атышлары аркасында сигез меңнән артык кеше үлде дип белдерә. Бу саннар бәйсез расланмаган.
- Сишәмбе кичендә Газзәнең төньягындагы качаклар лагерендә шартлау булды. "Израил һөҗүме фаҗигаи нәтиҗәләргә китерде. Күп кешеләр аның корбаны булды", дип яза шаһитләргә һәм табибларга таянып CNN. Израил исә һөҗүмнең максаты - Хәмәс радикаль төркеменең югары дәрәҗәле хәрби җитәкчесе иде дип белдерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!