Татарстанда табиблар хастаханәгә салмаганнан соң үсмернең үлүе сәбәпле җинаять эше ачканнар

Иллюстратив фото

Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан тикшерү комитеты җитәкчесе Валерий Липскийга тикшерү барышы турында хисап бирергә кушкан.

Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсенә барганнан соң үсмернең үлүе сәбәпле Татарстан тикшерү комитеты "саксызлык аркасында үлемгә китерү" (Җинаять кодексының 109 маддәсе 2 өлеше) турында җинаять эше ачкан. Бу хакта комитет үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан тикшерү комитеты җитәкчесе Валерий Липскийга тикшерү барышы турында хисап бирергә кушкан.

Алданрак билгеле булганча, Татарстанда яшәүче үсмер муенын көчле итеп көзән җыеруга зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән, әмма аны хастаханәгә салмаганнар. Икенче көнне ул үлгән.

16 яшьлек егет Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендә яшәгән һәм күптән неврологта исәптә торган. Анда кан тамырлары дистониясе һәм берничә хроник авыру булган. Үсмер башы, муены һәм эче авыртуга зарланып табибларга еш мөрәҗәгать иткән.

Соңгы тапкыр ул 27 октябрь көнне Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсенә (ДРКБ) килгән. Ике тапкыр — төнлә һәм көндез табибларга муенын көзән җыеруын әйткән. Табиблар аны тикшергән әмма хастаханәгә салырга кирәк дип тапмаган. Икенче көнне егет өендә үле килеш табылган диелә.

Росздравнадзорның Татарстандагы оешмасы һәм республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы бу уңайдан тикшерү башлады.

Татарстанның яңа прокуроры Альберт Суяргулов баланың үлеме сәбәпләрен ачыклауны аерым күзәтүгә алырга кушты.

ДРКБ баш табибы урынбасары Лилия Басанова табиблар караган чакта үсмерне ашыгыч рәвештә хастаханәгә салырлык сәбәпләр булмаган иде, аңа тиешле тикшерүләр уздырылган диде. Баланы хастаханәдгә салудан баш тартулары турында әйтү дөрес булмас дип белдерде ул "Бизнес Online"га.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!