Русия эчке эшләр министрлыгы Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсе (ХҖМ) хөкемдары Серхио Херардо Угальде Годинесны эзләүгә биргән. Бу хакта министрлык базасындагы белешмәләрдән күренә. Аның җинаять маддәсе нигезендә эзләнүе искәртелә, әмма нинди маддә турында сүз баруы әйтелми.
2023 елның мартында Годинес һәм хөкемдарлар Томоко Аканэ белән Розарио Сальваторе президент Владимир Путинны һәм бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белованы кулга алу турында карар чыгарды.
Аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнәләр.
Мәхкәмә аңлатмасында әйтелгәнчә, Путинның моның өчен шәхси җаваплылыгы бар дип уйларга нигез бар.
Моңарчы Русия эчке эшләр министрлыгы Путинны кулга алу турында карар чыгарган хөкемдар Томоко Аканэны һәм ХҖМ рәисе Петр Һофманскины да эзләүгә биргән иде.
- Халыкара җинаять мәхкәмәсе чыгарган карарның вакыты чыкмый һәм ул теләсә кемгә — шул исәптән дәүләт башлыгына да кагыла.
- Әмма мәхкәмә читтән торып карарлар чыгармый. Димәк гаепләнүче мәхкәмә утырышларында үзе дә катнашырга, һәм моның өчен Һаагада сак астында булырга тиеш.
- Хәзер Путин Рим статутын имзалаган һәм мәхкәмә юрисдикциясен танучы илләргә (123 дәүләт) бара алмый. Бу- Европаның бөтен илләре, тулысынча Көньяк Америка (шул исәптән Русиянең беректәшләре, әйтик Венесуэла), Таҗыкстан, Әфганстан, Бразилия, Көньяк Африка, Үзәк Африка Республикасы, Нигерия.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!