Казанда "Алга" батальоны сугышчыларын күңел ачу урыннарына кертмәүләре тикшерелә

Иллюстратив фото

Алар хәрби киемнән килгән булган, бу исә дресс-кодка туры килми дигәннәр.

Казанда Таатарстанның Украинадагы сугышта катнашучы "Алга" батальоны сугышчыларын дресс-кодка ярашлы итеп киенмәгән өчен берничә күңел ачу урынына кертмәгәннәр. Бу хактагы мәгълүмат Telegram-каналларда таралды.

Бу хәл Казанның Чистай һәм Сибгать Хәким урамнарындагы ресторан-клубларында булган. Оешмаларның сакчылары һәм җитәкчеләре хәрби кием - спорт киеме дигән сүз, дип аңлаткан. Бөтен хәрбиләр дә айнык булган һәм үзләрен тыныч тоткан дип искәртелә.

Казан мэриясендә искәртүләренчә хәрби кием - клубка кертмәс өчен канунлы сәбәп булып тормый.

"Бу оешмаларның хуҗаларына мөрәҗәгать итәчәкбез, ә тәртип саклау оешмаларын аларның вәкилләренә хокукый бәясен бирәчәк", диелә мэрия хәбәрендә.

  • Күптән түгел Русия каһарманы, Мамадыш районы егете Ирек Мәгасүмовны 11 августта аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек Дарья Киселеваны үтерүдә гаепләүләре билгеле булды.
  • Бу көнне Луһанскидагы барда Мәгасүмов һәм тагын бер хәрби - Павел Яськевич ике кыз белән таныша. Кызлар хәрбиләрдән Макаров пистолеттан атып күрсәтүне сорый. Ахыры фаҗигале бетә, бер кыз ядрәдән алган ярадан вафат була.
  • Октябрьдә Азатлыкта "Алга" батальонының Бахмут янында тар-мар ителүе, "Шайтан" кушаматлы командирының әсирлеккә алынуы турында язма чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!