Башкортстанның Баймак районында яшәүчеләр катлам таш чыгаруга лицензия бирелү сәбәпле халык җыены үткәрмәкче була һәм шул хакта гариза тапшырган, дип җиткерә "Аспекты".
Халык җыенын Колчура һәм Муллакай авыллары арасындагы басуда, 2 декабрь көнне үткәрергә җыеналар. "Высотный альянс" оешмасы Баймак районында төзелеш ташы карьерларын эзли һәм аларда казу эшләре алып бара, шуңа халык җыены уздырырга телиләр, чөнки казу эшләре алып баруга лицензия биргәндә бер генә тапкыр да халык тыңлаулары үтмәгән, диелә.
Оешмага төзелеш ташы чыгару өчен 50 һектар җир бүлеп бирелгән, дип сөйли экоактивист Илдар Юмаголов.
"Элегрәк катлам таш чыгарылган бер генә кишәрлектә дә рекультивация ясаганнарын күрмәдем. Лицензияләр 2025, 2031 елга кадәр бирелә. Шуңа кешеләр каршылык күрсәтә дә. 50дән артык һектар - бик күп бит ул, анда Идрис, Колчура, Тәмәс кешеләре буыннан-буынга печән чапкан. Җиләк җыялар, ял итәләр. Шушылар урынына анда карьерлар булуын күз алдына китерәсезме?", дигән ул.
- Соңгы вакытта Башкортстанда файдалы казылмалар чыгарулары белән бәйле халык җыеннары еш оештырылды.
- 28 апрельдә Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены узды. Җыен хакимиятләр белән килештерелгән иде, анда меңләп кеше катнашты.
- Шул ук Баймак районында, Темәс авылында да алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен үткәрделәр. Халык Ирәндек тавы сыртында урнашкан җирләрдә алтын казылмалары ачыклау эшләре алып бармауны таләп итте.
- Быел җәй Хәйбулла районының Подольски авылы белән бәйле низаг куера башлады. Анда яшәүче меңнән артык кешене күчереп, шул авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар. Әлеге казылмаларны табу эшен Урал тау-металлургия компаниясе (УГМК) холдингына кергән "Башмедь" (Башкорт бакыры) ширкәте башкарачак.
- Подольскида яшәүчеләр үзләренең хокуклары бозылган дип саный, чөнки аларны Подольскидан 6-7 чакрым ераклыкта урнашкан, хәзерге вакытта беркем дә яшәмәгән Сукрак авылына күчерергә вәгъдә иттеләр. Әмма чынлыкта күчерү булмады, ә "Башмедь" кешеләрнең өйләрен сатып ала башлады.
- 30 сентябрьдә Подольски авылында халык җыены узды. Бакыр чыгарырга җыенган "Башмедь" оешмасы халыкка күченү өчен компенсация түләдек дип әйтте, әмма кешеләр ул акча яңа йортлар сатып алырга җитми дип әйтте һәм яңа торак алыр өчен кредитка батарга туры килүе турында сөйләде.
- Активистлар бу халык җыенына республика башлыгы Радий Хәбировны да чакырган иде, әмма ул килмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!