Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда алтын чыгаручыларга каршы авыл җыены узды


Темәс авылында халык җыены
Темәс авылында халык җыены

Кайбер исәпләүләргә караганда, анда 3-4 мең кеше катнашкан.

20 майда Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен узды. Кайбер исәпләүләргә караганда, анда 3-4 мең кеше катнашкан. Чарага хакимият вәкилләре дә килде. Шул исәптән республика вице-премьеры Азамат Габдрахманов, Баймак районы башлыгы Фәнис Әминов, Башкортстанның экология министры Нияз Фазылов та бар иде.

Хакимиятләр башта моны җыелыш дип теркибез дигән иде, халык исеменнән йөрүчеләр "без рөхсәтне җыен өчен алдык" дип баш бирмәде.

Район башлыгы һәм башка түрәләр алтын чыгаручы ширкәтләр кануннар нигезендә эшли дип тәкрарлады. Шул ук вакытта авыл кешеләре "җирләрне актарып бетерделәр" дип чыгыш ясады.

Шулай ук бу ширкәтләр авылларга төрле ярдәм күрсәтергә дә вәгъдә биргән булган. Авыл кешеләре исә, бернинди ярдәм юк, зыян гына салалар дип белдерде.

Башкортстанда Ирәндек тавы төбәгендә алтын чыгаручыларга каршы көрәшне "Куштау 2" дип атаучылар да бар. Апрель ахырында Баймак районының Ишморза авылында узган җыега 1 меңнән артык кеше килгән иде. Нәтиҗәдә алтын чыгаручы ширкәтнең лицензиясе алынган.

Ирәндек тавы сыртында урнашкан бу җирләрдә геология эзләүләре генә башкарыла диелә. Ләкин башкорт активистлары эзләүләр тәмамлангач алтын чыгару башлана дип саный.

18 майда вице-премьер Азамат Габдрахманов Баймакта халык белән очрашты. Ирәндектә бары тик алтын казылмалары ачыклау эшләре генә булачак дип белдерде. Бүгенге җыенда экология министры да шул сүзләрне кабатлады. Лицензия бары тик фәнни максатлардан гына бирелгән. Туфрак үрнәкләрен алыначак һәм тирән булмаган чокырлар казылачак диелә.

Габдрахманов Темәстә чыгыш ясарга теләгәндә халык аңа "Кит!" дип кычкырды.

Темәс авылындагы җыен хакимиятләр белән килештерелде. Шуңа карамастан, Башкортстанның дәүләт медиасында әлеге чарага каршы фикерләр бирелде. Актер Хөрмәтулла Үтәшев, сценарист Зөһрә Буракаева, Украинага каршы сугышучы имам Хәмзә Хафизов, язучы Миләүшә Каһарманова һәм башкалар мондый җыеннар Русияне эчтән таркату өчен читләр тарафыннан оештырыла дип белдерде.

Ирәндек - Башкортстанның көнчыгышы һәм көньяк-көнчыгышында урнашкан тау сырты. Сыртның озынлыгы 135 километр. Иң бик ноктасы - Караташмас тавы (987 м). Сырт Учалы, Әбҗәлил, Баймак һәм Хәйбулла районнарына сузылган.

Азамат Габдрахманов халык арасында Куштау шиханы белән бәйле хәлләрдән соң "танылу алды". Былтыр 15 августта Куштау шиханын яклаучылар һәм Сода ширкәте яллаган кешеләр бәрелеше вакытында Габдрахманов экоактивистлар җәйләвен куып таратуда катнашкан диелде.

Ишембай район шурасы депутатлары алдында Куштаудагы гамәлләрен аңлатканда Габдрахманов, үзен аклар өчен, "миңа сугышырга җыенган радикаллар белән эш итәргә туры килде" диде. Үзенең Куштауда активистлар җәйләвенә һөҗүмен сурәтләгән видеоларны ул "манипуляция һәм монтаж" дип атады. Андагы сүгенү сүзләре "Башкорт" оешмасы вәкилләренә генә кагылганын әйтте.

Аның Ишембай башлыгы вазифасыннан китүен таләп иттеләр, ләкин ул калды һәм соңрак Башкортстан вице-премьере итеп билгеләнде.

  • Башкортстанда яшәүчеләр инде берничә еллар дәвамында үз районнарында канунсыз алтын чыгаруларына зарлана. Бу уңайдан митинглар, флешмоблар һәм башка төрле каршылык чаралары үткәрә.
  • Былтыр апрельдә Баймак районындагы Басай авылында башкортларның алтын чыгаручыларга каршы беренче зур җыены узды. Алар Мәскәү ширкәтләре байлык артыннан куып, авылларда яшәү мөмкинлеге калдырмый, дип чаң сукты. Алтын чыгаручыларның авылны сусыз калдыруы әйтелде.
  • Баймакта яшәүчеләр бу уңайдан федераль җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте, республика башлыгы Радий Хәбировка зарланудан бер файда да булмады, киресенчә, алтын чыгаручылар тагын да күбрәк килде, диде.
  • Башкортстан тикшерү комитеты Баймак районында алтын чыгаруда канун бозуларны тикшерде.
  • Ике җинаять эше ачылуы билгеле булды, әмма тикшерүнең ничек баруы турында хәбәр ителмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG