Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшәүчеләр алтын чыгаручыларга каршы видеомөрәҗәгать яздырган


Басай авылы
Басай авылы

Баймак районы Басай авылында яшәүчеләр терлек асрау һәм яшелчә-җиләк-җимеш үстерү хисабына яшәвен искәртә. “Әгәр казылмалар чыгару башланса, авыл үләчәк”, ди алар.

Башкортстанның Баймак районы Басай авылында яшәүчеләр видеомөрәҗәгать яздырган, алар Русия президенты Владимир Путиннан һәм республика халкыннан, районда алтын чыгаручы ширкәтләрнең эшчәнлегенә комачау итүләрен сорый.

"Проблем шунда – олигархлар халыкның рөхсәтеннән башка файдалы казылмалар чыгара башларга булган. Без каршы, чөнки бу эшләр Басай авылының иң кырый йортыннан йөз метр читтә башланачак һәм Исәнбәт авылын колачлаячак. Зур тарихка ия авылыбызны яклап калырга булышыгыз", дип белдерә язмада бер ханым.

Авыл кешеләре, бу проблем уңаеннан элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итүләрен, әмма ярдәм "күрмәүләрен" сөйли.

"Мөрәҗәгатьтән соң безгә бу җир казучылар тагын да күбрәк килә башлады. Күзләү уздырган кыяфәт ясап, алар файдалы казылмалар чыгара башлый. Нигездә бу – алтын, көмеш һәм башкалар", дип сөйли авыл кешеләре.

Басайда яшәүчеләр терлек асрау һәм яшелчә-җиләк-җимеш үстерү хисабына яшәвен искәртә. "Әгәр казылмалар чыгару башланса, авыл үләчәк", ди алар. Авылдашлар фикеренчә, Олы Басайдан тыш, бу проблем Түяләс елгасы буйлап урнашкан Төрекмән, Назар, Мостай, Исәнбәт, Әхмәр, Гусев авылларына һәм Сибай шәһәренә дә кагылачак, чөнки "бөтен агулы су Сибайга китәчәк". Авыл кешеләре әйтүенчә, алтын чыгаруда тыелган чаралар, аеруча терекөмеш белән чыгару кулланыла, экологияне агулау бара.

Кичә Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры Азат Бадранов казылмалар чыгаручы ширкәтләрнең эше "канунга ярашлы һәм табигатькә сак мөнәсәбәттә" башкарылырга тиеш дип белдергән иде.

Моннан тыш ул алга таба низаглар булмасын өчен, казылма чыгаручылар муниципалитет һәм җирле халык белән килешергә тиеш, дип искәртте

Бадранов сүзләренчә мондый вазгыять Баймак районында килеп чыккан – алтын чыгаручы ширкәт җирле халыкка авылга финанс ярдәме күрсәтергә вәгъдә иткән, әмма ахырдан килешүне үтәмәгән, хәзер исә авыл кешеләре эшмәкәргә төзелеш ташы чыгарырга ирек бирми диелә.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG