Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай районы башлыгы Азамат Габдрахманов Башкортстан хөкүмәте идарәсе башлыгы итеп билгеләнгән


Азамат Габдрахманов Куштау митингында
Азамат Габдрахманов Куштау митингында

Ишембай районын 2019 елның февраленнән җитәкләде. 2020 елда Куштау шиханы белән бәйле хәлләрдән соң "танылу алды". Ул экоактивистларны куып таратуда катнашты.

15 ноябрьдә Башкортстанның Ишембай районы башлыгы Азамат Габдрахманов вазифасыннан китүен хәбәр итте.

"Бүген Ишембай районы хакимиятендә башлык вазифасында соңгы эш көнем. Башка вазифага күчәм. Бу – гади булмаса да, кызыклы өч ел булды" дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Башинформ мәгълүматынча, Габдрахманов Башкортстан хөкүмәте аппараты җитәкчесе итеп билгеләнгән. Сентябрьдә әлеге вазифадан Илшат Таҗетдинов киткән иде.

Азамат Габдрахманов Ишембай районын 2019 елның февраленнән җитәкләде. Алданрак, 2011 елдан 2019 елга кадәр ул Башкортстан дәүләт җыены секретариат җитәкчесенең хокукый мәсьәләләр урынбасары булып эшләгән иде.

Быел Ишембай районы шурасы утырышында район депутатлары Ишембай муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан янә Азамат Габдрахмановны сайлап куйды. Апрельдә аның район шурасы белән килешү мөддәте чыккан иде.

Азамат Габдрахманов халык арасында Куштау шиханы белән бәйле хәлләрдән соң "танылу алды". Былтыр 15 августта Куштау шиханын яклаучылар һәм Сода ширкәте яллаган кешеләр бәрелеше вакытында Габдрахманов экоактивистлар җәйләвен куып таратуда катнашкан диелде.

Аның үз куллары белән җәйләүдәге чатырларны җимереп, активистларның шәхси әйберләрен туздырганы видеога төшереп алынган. Видеода битлек кигән Габдрахмановның активистларга сүгенү сүзләре белән кычкырганы күренә. "Мин үземнең районымда, ә сез килемшәкләр", ди Габдрахманов.


Ишембай район шурасы депутатлары алдында Куштаудагы гамәлләрен аңлатканда Габдрахманов, үзен аклар өчен, "миңа сугышырга җыенган радикаллар белән эш итәргә туры килде" диде. Үзенең Куштауда активистлар җәйләвенә һөҗүмен сурәтләгән видеоларны ул "манипуляция һәм монтаж" дип атады. Андагы сүгенү сүзләре "Башкорт" оешмасы вәкилләренә генә кагылганын әйтте.

Узган ел 17 августта Ишембайда район башлыгының вазифасыннан китүен таләп итеп берничә йөз кешелек митинг узды. 25 августта исә Башкортстан прокуратурасы Ишембай районы башлыгының гамәлләре канунга ярашлыгын тикшерә башлаганы билгеле булды.

Габдрахманов кисәтү алу белән генә котылды. Габдрахмановның эшеннән китүен таләп иткән митинглар атна саенузып торды, аларның һәрберсендә 500ләп кеше катнашты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG