Time журналы җырчы Тейлор Свифтны "ел кешесе" дип атады

Тейлор Свифт - җырлар авторы, башкаручы, дөньяда иҗаты иң күп сатыла торган артистларның берсе: аның 200 миллионнан артык пластинкасы сатылган.

Time журналы 2023 елның "ел кешесен" сайлады. Ул - Америка җырчысы Тейлор Свифт. Узып баручы елда ул аеруча да танылды.

Свифттан тыш, "ел кешесе"нә намзәтләр арасында Русия президенты Владимир Путин, Кытай лидеры Си Цзиньпин, OpenAI ширкәте баш мөдире Сэм Альтман, Британия патшасы Карл III һәм бу елда иң күп акча эшләгән фильм - Грета Гервигның "Барби"сы каһарманы - Барби курчагы да бар иде.

Шулай ук намзәтләр исемлегендә АКШның элекке президенты Дональд Трампка каршы мәхкәмә утырышларында чыгыш ясаучы прокурорлар һәм АКШның Федераль резерв системы башлыгы Джером Пауэлл телгә алынды.

Тейлор Свифт - җырлар авторы, башкаручы, дөньяда иҗаты иң күп сатыла торган артистларның берсе: аның 200 миллионнан артык пластинкасы сатылган. Аерым алганда ул 12 тапкыр "Грэмми" бүләген алган, American Music Awardsның 40 бүләгенә ия.

Концерт турларыннан алган керемнәре күп кенә зур булмаган илләрнең финанс күрсәткечләреннән артыграк, ә АКШ икътисадына керткән өлеше (моңа аның концертлары уза торган шәһәрләрдә концерт заллары, кунакханәләр һәм туристлар инфраструктурасы ала торган керемнәр дә керә) - тулай җитештерү күләменең мөһим өлеше булып тора дип искәртелә.

  • Былтыр Time "ел кешесе" дип Украина президенты Владимир Зеленскийны атаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
.