Accessibility links

Башкортстанның ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә эшләүчеләр кандалалар күбәюгә зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Фельдшерлар һәм ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр бу кандалаларны авыруларның өйләренә алып килүдән куркуын сөйли. Үзләре агулап караганнар — булышмаган. Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, ашыгыч ярдәмне башка бинага күчерәчәкләр һәм ул бина инде "тапшырылуга әзерләнә". 

Башкортстанда Бөре районы үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә эшләүчеләр хезмәт шартларын түзеп булмастай ди. Алар кандалаларга зарлана. Бу хакта Mkset җиткерә.

Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, ике ай элек ашыгыч ярдәм бүлекчәсенең иске бинасында кандала чыккан. Медицина хезмәткәрләре үз акчаларына дихлофос һәм махсус акбурлар алып, кандалаларны агулаган. Әмма бу ярдәм итмәгән диелә.

Алай гына да түгел, агу исе килгәнгә ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр бина эчендә ял итә алмый башлаган: алар көндез урамда, кичен үзләренең машиналарында вакыт үткәрергә мәҗбүр калган.

Фельдшерлар һәм ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр бу кандалаларны авыруларның өйләренә алып килүдән куркуын сөйли.

Өлкән фельдшер бу хакта Бөре районы үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә җиткергән. Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, хастаханә җитәкчелеге башта бинаны төзекләндерергә вәгъдә иткән, аннан соң ашыгыч ярдәм өчен яңа бина булачак дигән. Ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр Роспотребнадзорга зарланмакчы булгач кына махсус бригада килеп, кандалаларны агулаган.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, ашыгыч ярдәмне башка бинага күчерәчәкләр һәм ул бина "актив рәвештә тапшырылуга әзерләнә". Медицина хезмәткәрләренә яңа бинаны киләсе елга бирергә вәгъдә итәләр.

  • Былтыр августта Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр төбәк башлыгы Радий Хәбировка һәм республика прокуроры Игорь Пантюшинга мөрәҗәгать иткән иде. Алар үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" ди, хезмәт хаклары 2016 елдан бирле артмавын әйтә. Зарланучылар әйтүенчә, төнлә һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен дә берни түләнми.
  • Быел февральдә Башкортстанның перинаталь үзәге табиблары дәваланучылардан акча каерырга мәҗбүр итәләр дип зарланды.
  • Узган ел февраль башында Башкортстанда Ишембай район хастаханәсе фельдшерлары да "итальянча эш ташлау" игълан иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG