Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Түзәрлек хәл калмады". Ишембай табиблары эш ташлау белән яный


Пандемия вакытында Башкортстан табиблары читкә китеп эшләү яки гомумән һөнәрләрен алмаштыру яклы булып чыкты. Ишембай ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүче фельдшерлар эшләргә кеше дә юк, өстәмә эш өчен акча түләү дә юк дип Путинга мөрәҗәгать итте. Чаң суккан табибларны ишетерләрме?

Башкортстанның Ишембай районы хастаханәсе хезмәткәрләре болай башка эшләп булмый дип эш шартларына, хезмәт хакларына риза булмыйча Русия президенты Владимир Путин, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга мөрәҗәгать язган. Хатны 45 кеше имзалаган, аларның күпчелеге – Ишембай шәһәре һәм район халкына хезмәт күрсәткән ашыгыч ярдәм фельдшерлары һәм шәфкать туташлары. Алар әлегә моңа кадәр ничек эшләгәннәр, шулай дәвам итәләр, әмма 4 февральдән итальянча эш ташлау белән яныйлар, чөнки проблемга игътибар итүнең башка юллары юк диләр. Азатлык белән сөйләшкән хезмәткәрләр бүтән түзәрлек хәл калмады дип аңлата.

Рамил Рәҗәповка 40 яшь, ул узган елның октябреннән бирле Ишембай район хастаханәсендә ашыгыч ярдәм бүлегенең җитәкче вазифасын вакытлыча алып бара. Ничарадан бичара булып ризалык биргән бу эшкә, чөнки моңа кадәр эшләгән мөдир хезмәте күләменә, түбән хезмәт хакына чыдый алмыйча Себер якларына эш эзләп киткән булган.

Соңгы елда Ишембайдагы сәламәтлек саклау системыннан шактый кеше киткән. Мондый күренеш бөтен Башкортстанга да хас, табиблар йә Себергә, йә Мәскәү белән Петербурга китү ягын карый. Анда да эш авыр, әмма хезмәт хаклары югары. Рамил Рәҗәпов та, аның хезмәттәшләре дә инде ике елга якын көн саен эшкә сугыш кырына килгән кебек хис итәләр. Авыручылар күп, ә табиб, фельдшерлар юк. Шуңа алмаш-тилмәш, кайчак көн дәвамында эшләп төнге сменага калып, аннары көндез йоклап яңадан бер тәүлеккә кизүгә чыгарга туры килә.

Рамилнең вазифасына ашыгыч бригадаларны тупларга, аларны белгечләр белән дә, кирәк-яраклар белән тәэмин итү керә. "Көн саен фельдшер, шәфкать туташлары авырып кына китмәсен дип теләп эшкә чыгып китәм, алар да булмаса, бетте баш", ди Рамил.

Рамил Раҗәпов
Рамил Раҗәпов

— Мәскәү түрәләре чыгарган нормативларга караганда, бер бригадада ике фельдшер яки фельдшер һәм шәфкать туташы эшләргә тиеш. Чынында фельдшер һәм машина йөртүче генә. Без 85 меңлек район халкына хезмәт күрсәтәбез, нормативларга караганда, кимендә 10 бригада эшләргә тиеш, соңгы бер ел дәвамында көн саен 5 бригада эшли. Чынбарлык канун һәм нормативлар белән туры килми.

Утыз мең сумга тутырыр өчен медицина хезмәткәрләре гаиләсен күрмичә хастаханәдә ятарга тиеш

Пандемия вакыты бит, коронавирус икән кешедә, аны ашыгыч бригада белән Стәрлетамакка илтергә тиешбез. Анда барырга кирәк, кешегә КТлар ясатканчы, аны урнаштырганчы һәм кире кайтканчы 2 сәгать вакыт китә. Димәк, шәһәрдә, районда нидер була калса, кешенең хәле авыраеп шалтыратса, безнең чыгып китәргә ни машина, ни белгеч юк дигән сүз, — дип аңлата ул фельдшерлар хәлен. — Фельдшерның хезмәт хакы 14 мең 514 сум. Машина йөртүченең хезмәт хакы – 16 мең. Утыз мең сумга тутырыр өчен медицина хезмәткәрләре гаиләсен күрмичә хастаханәдә ятарга тиеш. Шулай яшибез дә инде. Барысына да акча кирәк. Ә эшләргә кеше юк, кешеләр китә. Кемдер авыр хезмәттән кача, кемдер декретка китә, яшәү урынын алмаштыра. Сәбәпләр төрле. Бездә 34 фельдшер һәм тагын 3 шәфкать туташы эшли, гәрчә 68 кеше эшләргә тиеш. Хастаханәдә 10 табиб кизүдә торырга тиеш, әмма бездә андыйлар өчәү генә.

Рәҗәпов әйтүенчә, кадрлар дефициты соңгы 1,5 елда күзәтелә. 15 кеше эштән киткән. Медицина хезмәткәрләренең күбесен пандемия вакытында эш күләме өзлектергән. Яшь кадрлар кайта, әмма алар тизрәк китү ягын карый.

Рәҗәпов – гаилә башлыгы. Ике баласы бар, хатыны кечкенә бала белән декрет ялында, гаиләне алып барырга мөмкин түгел, җепне-җепкә бәйлибез һәм бу хәл һәрберсендә диярлек, ди ул.

Мөрәҗәгать язылды, әмма әлегә бернинди реакция юк. Рәҗәповны бары тик Ишембай район хастаханәсе мөдире генә чакырып сөйләшкән, бернинди хезмәт хакын арттыру вәгъдәсе булмаган. "Район хастаханәсенең болай да бурычлары күп" диелгән.

Әйтергә кирәк, Ишембайның ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре беренче тапкыр мөрәҗәгать белән чыкмый, ике ел дәвамында алар хастаханә мөдиренә йә кадрлар кытлыгын хәл итүне йә өстәмә эшкә өстәмә түләү каралуы турында рәсми хат язып сораган, прокуратурага да хат язылган. Соңгылары бу безнең вәкаләттәге эш түгел дип җавап биргән.

Рәҗәпов, активлык өчен бәләкәй шәһәрдә сабак укытырга мөмкиннәр, эштән дә куарга мөмкиннәр, әмма монда эшне югалтудан курку да калмады, дип аңлата. "Әйе, басым була ала, әмма проблем бар, аны ничек тә хәл итәргә бит. Кешеләр ялгызы фельдшер булып эшләргә дә риза, бары тик өстәмә эшли икән кеше, 100 процент аның хезмәте лаеклы түләнсен. Без бит канун нигезендә безгә тиешле акчаны сорыйбыз", ди ул.

Вера Высогорец – Ишембай район хастаханәсендәге югары категорияле фельдшер. Ул да мөрәҗәгатьне имзалаучылар рәтендә. Еш кына 12 сәгатьлек сменадан соң төнгә кала, аннары көндез өйгә кайта. Ике бала әнисе йокларга өлгерәме, ашарга пешерәме, балаларның өс-киемнәрен карыймы, өй эшләрен тикшерәме – билгесез, әмма кичке 9дан соң инде бер тәүлеккә кизүгә китә. Мондый режимда яшәү ике ел дәвам итә, гаиләмне күрмим, берничә көн ял туры килүе бәхет дип кабул ителә, дип аңлата ул. Хезмәт хакы аена 34 мең сумга тула. Ул ничек эшләвен тасвирлый.

Вера Высогорец
Вера Высогорец

— Эш көнендә ашарга да өлгермибез, һәрвакыт шалтырату һәм һәрвакыт юлда. Төрле кешеләр очрый бит, ә мин берүзем, машина йөртүче ярдәм итә ул, ләкин инструкция нигезендә ул машинадан чыгарга тиеш түгел. Исерек кеше дә була ала, агрессив чирлеләр дә туры килә, төнлә ни генә булмас. Берара үзем белән газ балонын да, электрошокер да йөрттем. Берәр SOS төймәсе кирәк иде дип тә кызлар белән сөйләшәбез.

Кайчак бик авыр хәлдә була ала кеше, авария, агулану, инсульт һәм башкасы, анда төгәл эш итәргә кирәк, ике белгеч кирәк, әмма юк ул. Дүрт кул кирәк, шул вакытта гына ярдәм нәтиҗәле була. Шуңа Аллаһка тапшырабыз да чыгабыз, — диде ул Азатлыкка. — Йокы туймый. Барысына да өлгерергә кирәк, әмма кайчак без өлгермибез. 20 ел эшлим, соңгы ике елдагы кебек эш шартларын күргәнем булмады. Авыр. Әйе, без кадрлар кытлыгын беләбез, ул гел бар иде, әмма бу кадәр түгел иде. Стажлы кешеләр дә, яшьләр дә китә. Без норманы арттырып эшлибез. Ни өчен ризалашабыз, чөнки барысында да - кредитлар. Шуңа кизү өстенә кизүне алабыз.

Хастаханә мөдире бер тапкыр да премия биргәне булмады. Үзегез телисез бит шулай эшләргә дигән караш. Декабрьдә коронавирус та, грипп та котырды. Андыйларны чит шәһәргә илтергә кирәк. Бер-ике бригада юк икән, шәһәрдә калган бригада шалтыратуларга килеп тә өлгерми. Авылларга да йөрибез бит.

Вера Ишембай хастаханәсе мөдиренә үпкәле, берничә ел дәвамында мәсьәләне хәл итәргә тырышмый дип әйтә һәм түзәрлек һәм куркырлык хәл калмады дип аңлата. Ни өчен табиблар үз тиеннәре өчен көрәшергә тиеш дип сорау бирә ул.

20 ел эшлим, әмма соңгы ике елдагы кебек эш шартларын күргәнем булмады

— Җыела бит ул, аннары шеш тишелеп чыга. Коронавирус вакытында безгә тиешле акча түләнмәде дип ачык хат яздык, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иттек, тарткалаштык, ахыр чиктә без җиңеп чыктык. Шул тиеннәрне дә түләмәс өчен көрәштеләр. Тавыш күтәрсәң, кыймшана башлыйлар. Арыдык, кычкырасы килә. Омикрон килеп бәрсә, нишләргә? Хастаханә мөдире безнең мондый чыгышыбызны "кешелексезлек" дип бәяләде. Ничек инде шулай? Пандемия вакытында без тик яттыкмы? Юк, без фронт сызыгында идек. Ашыгыч ярдәм машинасына авыруны утыртып, төрле хастаханәләргә шалтыратып, алыгыз бу авыруны, зинһар, дип оештыру эше белән шөгыльләндек. Бу бит безнең вазифа түгел, әмма кеше гомере бит монда. Пандемия медицина системындагы проблемнарны ачып салды. Әмма аны хәл итәргә кирәк, — ди Вера ханым.

Шулай да ул бер хастаханә мөдире генә гаепле була алмый, бу Русиядәге барлык сәламәтлек саклау системының проблемы булуы белән килешә. Вера аларга басым, контроль артачагын аңлый, психологик басым ничек барачагын да белми ул, әмма эшсез калуыннан курыкмый.

* * *

Башкортстанның "Действие" төбәкара медицина хезмәткәрләре берлеге координаторы Антон Орлов Ишимбай табибларының таләпләре дөрес һәм урынлы дип саный.

Антон Орлов
Антон Орлов

— Баш табиб бу хәлгә фикерен әйткәндә эш бирүче кебек түгел, читтән карап торган кеше кебек эш итә. Аның турыдан-туры бурычы – кул астындагы ашыгыч ярдәм хезмәте бүлеге бөтен нормативларга туры килеп эшләргә тиеш. Ул "пандемия чорында мондый шартлар кую кешелексез адым", ди. Ягъни, аныңча, табибларга эшне арттыру кешелекле булып чыга – коронавирусның бишенче дулкыны килгәч, бу авырлык тагын да артачак. Ә хезмәткәрләргә хезмәт шартларын яхшыртуны таләп итү, димәк, "кешелексез" адым. Без үзебез куйган таләпләр барысы да нигезле дип саныйбыз. Алар сәламәтлек саклау министрлыгы нормаларына нигезләнгән, һәм без аларның үтәлүен таләп итәбез, — диде ул Азатлыкка. — Башкортстанда "итальян баш күтәрүе" дип аталган чара әле беренче тапкыр уза, шуңа күрә хакимиятнең ни белән җавап бирәсен әле белмибез. Ләкин узган елның көзендә безнең профсоюз Смоленски өлкәсендә "итальян забастовкасы" игълан иткән хезмәткәрләргә теләктәшлек күрсәткән иде. Ул чакта аларның бөтен таләпләре үтәлде. Профсоюз оешмасы буларак безнең төп бурычыбыз – хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын яклау. Хезмәт хакын күтәрүне таләп итү гадәти әйбер. Бәяләр үсә, шуңа күрә кешеләр хезмәт хакын арттыруны таләп итә ала һәм моны таләп итәргә тиеш тә.

* * *

Азатлык Ишембай райны хастаханәсенең баш табибы Валерий Шапочкинга шалтыратты, әмма ул телефонны алмады.

Шапочкин UFA.AIF.RU басмасына әйтүенчә, табибларның дәгъвалары нигезсез.

Аның сүзләренчә, хастаханәдәге ашыгыч ярдәм фельдшерларының уртача хезмәт хакы 32-34 мең сум, машина йөртүчеләрнеке – 24-29 мең сум. Баш табиб фикеренчә, бу хезмәт хакы "Ишембай өчен җитәрлек".

Шул ук вакытта медицина оешмасының рәсми статистикасына күрә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең тиешеннән артыгын эшләгәне юк. Бер бригадага бер сменада 10,4 чакыру туры килә, нормативларда ул 12 диелә.

Хастаханәнең баш табибы ашыгыч ярдәм бригадаларының тулы булмаган составта эшләвен раслаган, әмма аның искәртүенчә, хәзерге вакытта бөтен республикада шундый хәл күзәтелә.

Шапочкин сүзләренчә, проблемны хәл итү өчен эшкә медицина көллияте студентларын җәлеп итү ниятләнә.

"Хезмәткәрләр моны таләп итә икән инде, бригадалар тулы булачак, әмма аларның саны азрак булыр", дигән ул һәм ковид таралган шартларда мондый таләпләр куюны "рәхимсезлек" дип атаган.

* * *

Иртәгә Ишембай табиблары белән очрашуга Республика сәламәтлек саклау министрлыгыннан түрәләр килергә тиеш. Фельдшерлар сөйләшү ничек барачагын чамалый - акчага кытлык, баш табиб кулыннан килгәнен эшләргә тырыша дип аңлату булачак.

Сүз уңаеннан. 22 гыйнвар шимбә көнне Уфада коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту уңаеннан халык җыелышы уза. Җыелышның темасы - "коммуналь хезмәтләр, азык-төлек, бензин, төзелеш материалларына бәяләр арту сәбәпле халыкның авыр хәлдә калуы һәм бу хәлдән чыгу юлларын эзләү". Бу турыда "СтопБашРТС" хәрәкәте координаторы Альберт Рәхмәтуллин үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG