Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Любимов: "Кешеләр ковид саннарының киметелгәнен белми"


Михаил Любимов
Михаил Любимов

"Яңа гасыр" каналының "Семь дней" тапшыруы журналисты Михаил Любимов пандемиянең беренче көннәреннән бирле Covid-19 хакында репортажлар эшли. Ул Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Мари Иле төбәкләрендәге хастаханәләрнең кызыл зоналарында 49 тапкыр булып чыккан бердәнбер журналист. Без аның белән республикадагы вазгыять, дөреслеккә туры килмәгән статистика, хәзерге ярым локдаун, вакциналар һәм башкалар хакында сөйләштек.

— Михаил әфәнде, ни өчен бүген Татарстанда кызыл зонада эшләүче, аны бар яклап яктыртучы башка журналистлар юк? Башкаларны кертмиләрме? Әллә Сәламәтлек саклау министрлыгы журналистлар өчен ябыкмы?

— Татарстан телевидениесендә анализ форматында эшли торган тапшырулар күп түгел, шул бер-ике генә калды. Газет, радио кебек башка мәгълүмат чаралары да хәбәр җиткерү форматында гына эшли. Хәбәрче эше белән журналист эше арасында аерма бик зур. Хәбәрче ул мәгълүматны таба, аны эшкәртә, эфирга бирә. Ул аны бик анализлап тормый, үзе аша үткәрми. Мин үземне журналист дип саныйм, чөнки күп мәгълүматны үзем аша үткәрәм, анализлыйм. Бу жанрда эшләүчеләр аз. Югыйсә, хәбәрне тирән актарып аннан мәгънә эзләү, формалаштырып, шуны җәмгыятькә җиткерү кирәк, чөнки бүгенге җәмгыятьнең хәбәрдән бигрәк әнә шул мәгънәләргә, аңлатмаларга ихтыяҗы зур. Тик шул мәгънәләрне формалаштырыр кеше юк. Бусы – бер.

Коронавирус минем өчен беренче чиратта фәнни эзләнү

Икенчедән, бу бик авыр тема һәм сәяси яктан да журналист өчен бик үк уңай булмаска мөмкин. Әгәр теманы артык тирән казый башласаң, үзең өчен начар тәмамлануы бар. Өченчедән, бу теманы ачу өчен, бик яхшы әзерлекле булу да кирәк, чөнки бу – ниндидер кеше язмышлары, куркыныч тарихлардан бигрәк фәнни тема. Мин журналист эшемдә һәрвакыт карагруһчылык, аңсызлык, деструктив идеяләр, шул исәптән дин белән дә көрәштем. Шуңа да коронавирус минем өчен беренче чиратта фәнни эзләнү. Уйлап карагыз: бөтенләй башка сыйфатлы авырулар белән көрәшергә өйрәнгән, яман шеш, йөрәк авыруларына катлаулы операцияләр ясарга тиешле безнең медиклар бүген урта гасыр чирләре белән көрәшә. Инфекция, вирус – ул урта гасыр авыруы. Бу теманы фәнни мәсьәлә итеп күтәрүче журналистлар күп була алмыйдыр. Мин бу эпидемия белән ахырына кадәр булачакмын, әйткәнемчә, миңа аның нәкъ менә фәнни ягы кызык.

— Кызыл зонага табибларны гына кертәләр, әле анда да бар табибларга керергә ярамый, диләр. Бәлки, башка журналистлар керергә теләп тә анда керә алмыйдыр?

— Ул алай ук ябык җир түгел, киресенчә, һәркем өчен ачык. Табиблар мәсьәләсе шулкадәр кискен тора ки, бүген анда студентлар да кереп эшли. Әгәр кызыл зонада эшләргә телисең икән, рәхим ит. Мин анда үзем соранып диярлек керәм, башка журналистлар керергә теләсә, шулай ук соранып йөрсә, аларны да кертерләр иде. Димәк, теләүчеләр башка юк.

— Бу авыруның фәнни ягы кызык, дидегез. Гел хастаханәдә йөргәч барыбер күзаллыйсыздыр, шушы ике ел эчендә бу чиргә ниндидер дәва чарасы табылдымы әле?

— Бу бик тар профильле белгечләргә, медицина фәннәре докторына бирелә торган сорау. Миңа мәгълүм булганча, бүген авырудан дәвалый алырлык конкрет препарат та, ниндидер эзлекле дәвалау чаралары да юк. Әлегә булыр дип тә көтелми. Без гомер буе алдан фаразлап була торган медицина дөньясында яшәдек. Нинди авырулар кайсы препаратлар белән дәвалана, суык тисә, нәрсә эчәргә кирәк, яман шештән исән калу мөмкинлеге ничә процент икәнен булса да әйтеп килделәр. Бүген дарулар эчеп хәтта СПИД белән дә озын-озак гомер яшәп була. Хәзер шушы аңлаешлы медицина дөньясы бетте, чөнки бу вирустан кешелекнең дару белән котылыр мөмкинлеге юк. Һоспитальләрдә булган бар чаралар ул симптоматик дәвалану гына дияргә дә була.

Һоспиталь – ул ахыры билгесез булган тайгак юл, күпләр өчен берьяклы билет

Бүгенгә шул мәгълүм: Covid-19 ул пневмония гына түгел, ә кан тамырлары авыруы. Организмда иң куркыныч әйбер – ул тромбозлар һәм шуның аркасында органнарда һипоксия башлана, нәтиҗәдә, кайсы орган моңарчы авырткан булса, шуңа иң зур зыян килә һәм кеше шуның белән үлеп тә китәргә мөмкин. Табиблар шул тромбозларны кисәтә. Кайберәүләрдә цитокин штормы башлана һәм кешенең иммунитеты үзен үзе ашый башлый. Монда инде иммунитетны бераз кулга ала торган һормоннар кулланып дәвалыйлар. Үпкәләргә ясалма вентиляция ясату – иң соңгы ысул.

Һәркем белергә тиеш: һоспиталь – ул азагы билгесез булган бик тайгак юл, күпләр өчен ул берьяклы билет. Бүген без эшли ала торган бердәнбер юл – ул һоспитальгә эләкмәскә тырышу. Ә моның өчен һәркемгә вакцина ясатырга кирәк, тик күпләр тайгак юлга басарга, хәтта үләргә дә әзер, әмма вакцина ясатырга теләмиләр.

— Ә ни өчен соң кеше вакцина ясатырга бармый? Менә сайлауларга өч көндә 90 процент халык барып кайта, ә вакцина ясатырга ел дәвамында 40 процент кеше барып җитә алмый.

Хакимият халыкка вакциналауның әһәмиятен аңлату эшен тиешле башкара алмады

— Эшнең башында ук хакимият халыкка бу процедураның әһәмиятен аңлату һәм аны дөрес оештыруны тиешле башкармады. Мондый массалы вакциналауны оештыру – ул зур эш. Менә хәзер мәҗбүри вакциналау турында сөйләшәбез. Мин үзем бу өлкәдә бар чараларны хуплыйм, хәтта мәҗбүриләү яклы да, әмма бүген массалы мәҗбүри вакциналау ясасалар, безнең медицина моны күтәрә алмас.

Бүген вакцинация пунктларында күзәткән хәлләр, әле мәҗбүри вакциналауга кадәрле булган вазгыять тә идеалдан шактый ерак. Йөзләгән кешенең сәгатьләр буе чиратта торуы – эпидемиологик яктан бик куркыныч күренеш. Кешеләр шунда барып чир йоктырып кайта да, вакцинаның начар булуына зарлана. Андый очраклар безнең илдә йөзәр меңләп булгандыр. Шуннан соң, вакцинадан авырыйлар дигән гайбәт китә. Әгәр бу процедураны тиешле дәрәҗәдә оештырсалар, кеше төркемнәре җыеп ятмасалар, мин мәҗбүри вакциналауга да ике куллап риза балачакмын. Вазгыять шулкадәр кискен ки, моны һичшиксез эшләргә кирәк. Хәзер бар чаралар да яхшы.

— Чабаксарда, Йошкар-Олада, Татарстанның күп хастаханәләрендә булгансыз. Чагыштырып әйтә аласызмы: кайда вазгыять бик начар яки кайда яхшырак?

Бер кызыклы күренеш: Баулы тирәсенә чир дулкыны соңрак барып җитә

— Уфа янында 50 көн эчендә төзелгән вакытлы һоспитальгә килгәч, мин дә шулай хәлләрен сораган идем: "Ник сорыйсыз, без бит бер илдә яшибез", дип җавап бирделәр. Штабларда бирелгән хисап саннарының аерылуын күрсәк тә, бер үк илдә яшәвебезне аңларга кирәк. Һәрхәлдә, Идел буе бүлгесендә саннар ул кадәр аерылырга тиеш түгел. Чуашстанга барасызмы, Мари Иленәме, Пермь өлкәсенәме – барысы да бер үк дәрәҗәдә булачак. Шәһәрләр арасында дөяле кәрваннар йөрми, очкычлар оча, шуңа бар җирдә бер төрле вазгыять. Вакцина ясаткан һәм ясатмаган кешеләр күләме дә бар җирдә бер төрлерәк, хастаханәләрдә ятучы вакциналы һәм вакцинасыз кешеләрнең процентлары да бер үк. Чөнки бу — фән, табигать һәм аны бернишләтеп тә булмый. Бердәнбер кызык тоелган күренеш: безнең республиканың көньяк-көнчыгышына, мәсәлән, Баулы тирәсенә чир дулкыны соңрак барып җитә. Бу ниндидер аномаль территория.

— Сез бер сюжетыгызда, һәркөн Казанда бер Боинг килеп төшкән кебек санда кеше үлә, дидегез. Боингка берничә йөз кеше сыя, ә статистикада Татарстанда көненә 12-13 кеше генә үлә, диелә. Тагын бер сюжетта сез Чаллы хастаханәсенә көненә 200 кешенең ковид сиптомнары белән мөрәҗәгать итүе турында әйткән идегез, ә ул чакта статистикада көненә 50-70 яңа очрак ачыклануы язылган. Бу ничек булып чыга: статистика авыруларны һәм үлүчеләрне киметеп күрсәтәме, әллә дәүләт телеканалы пандемия масштабларын арттырып, зурайтып хайп ясыймы?

— Аңлашыла һәм бу гадәти хәл: рәсми саннар чынбарлыктан ерак тора. Моны бар кеше дә аңлый. Минем бер оешманың да, шул ук Роспотребнадзор яки Сәламәтлек саклау министрлыгы булсын, бу саннар төгәл, чын, дөрес дигәнен ишеткәнем юк. Без бит аңлыйбыз: бүген бездә Covid-19 тестын ясату идеалдан ерак тора. Статистикадагы 189 яңа очрак ул бүген коронавирус йоктырган меңләгән кешенең ачыкланган бер өлеше генә. Кайбер статистика буенча, бу чирне Русиядә көн саен 300-500 мең кеше йоктыра. Шуның берничә меңе Татарстандадыр дип исәплим, ләкин боларның күпмесе симптомсыз гына уздыра, күпмесе үз аякларында яки ашыгыч ярдәм машинасында һоспитальгә килеп җитә. Бар республика хастаханәләренә килгән 1500 кешенең күбесенең ПЦРында коронавирус табылмый. Авыру башланып берничә көн узган булса, ул аны күрсәтмәскә дә мөмкин, ә компьютер томографиясе уздырып кешенең үпкәсен күргән табиб аның ковид икәнен күреп тора. Рәсми диагноз аңа куелмый, статистикага ул эләкми, ә хастаханәдә ята. Бәлки, ул анда үлеп тә калыр, әмма аңа үлгәч тә ковидтан үлде дигән диагноз куелмый. Вируслы пневмония булырга мөмкин. Менә шуннан үлем очраклары саннары да аз күренә.

Күпләр ковидтан да түгел, ә ул алып килгән авырлыклардан үлә һәм бу һоспитальдән читтә бара торган күренеш

Ә Боинглап кешеләр үлә дигәндә, мин бит һоспитальдә үлгәннәрне генә күздә тотмыйм. Бүген бик күпләр ковидтан да түгел, ә ул алып килгән авырлыклардан үлә һәм бу һоспитальдән читтә бара торган күренеш. Күпләр һоспитальдән чыккач берничә айдан үлә, чөнки ковидтан соң бик күп хроник чирләр көчәя. Постковид, нейроковид дигән синдромнан күпләр айный алмый.

— Вазгыять бер төрле булгач, кайбер төбәкләрдә статистика ник шулай кискен аерыла?

— Чөнки кайбер төбәкләрдә барлык шикле очракларны: ПЦР тапмаган, әмма томографиядә үпкәдә ялкынсыну булган очракларны да коронавирус дип язып куялар. Кеше шулай статистикага эләгә. Ә бездә, күрәсең, систем башка, аны шуңа язмыйлар. Кешедә ковид бар, ә аңа ковид куймыйлар. Андый очраклар бик күп.

— Авыручыларны аз итеп күрсәтү нигә кирәк соң? Бәлки, киресенчә, аны ничек бар шулай күрсәтсәң, авыруның чын куркынычын аңлатсаң, кешеләр вакцинага да күбрәк ышаныр иде. Аны мәҗбүриләү дә кирәк булмас иде.

— Аңлыйсызмы, дәүләт үзен бу когнитив капкынга куып кертте. Бер яктан, ул кешеләрне аларның тормышы өчен мөһим процедураны ясарга күндерергә тиеш. Икенче яктан, шушы ике ел дәвамында, ул шул кешеләрне куркудан, паникадан һәм ниндидер рухи тетрәнүләрдән саклап калырга тырышты. Моңа кадәр эшләнгән бар эшләр безне тынычландыру өчен эшләнде, чын эпидемияне ниндидер сәер авыруның кисәк кенә килеп чыгып кабынып китүе дип күрсәтергә тырыштылар. Нәтиҗәдә, хәзер аның бер дә алай булмавы ачыкланды, саннарның да ни дәрәҗәдә куркыныч булуы халыкка аңлашыла башлады, ләкин шушы ике ел буе дөреслекне әйтеп бетермәү үз ролен уйнады.

Кешеләр статистиканы киметеп язылган дип белми, ә киресенчә, арттырып язылган дип уйлый

Мин моны үземнең сюжетларга булган комментарларда, социаль челтәрләрдә дә күрәм. Кешеләр миңа яза: "Ул асылынып үлде, аны ковид дип яздылар", диләр. "Нигә сез безне куркытасыз, бар да яхшы бит", диләр. Күз алдына китерәсезме, кешеләр статистиканы бер дә киметеп язылган дип белми, ә киресенчә, арттырып язылган дип уйлый. Кешеләргә хәзер вазгыятьнең кискенлеген аңлату авыр, дәүләт үзе шундый хәл китереп чыгарды. Хәзер әкренләп статистиканы да чынбарлыкка якынайтырга тырышып арттыралар, тик бу әле дә хакыйкатьтән ерак саннар һәм чын дөресен әйтү беркайчан да барып чыкмаячак, чөнки аларны инде куып җитү мөмкин түгел.

— Илгә табиблар җитми, инде федераль хөкүмәт пенсиядәге табибларны эшкә чыгарга чакырып мөрәҗәгать итте. Хастаханәләрдә табиблар җитмәү чынлап та сизеләме? Ә ни өчен җитми алар?

— Беренчедән, без мондый масштаблы эпидемиягә әзер түгел идек, икенчедән, бездә хәзер авырулар саны шулкадәр күп – аларга табиб җиткерү мөмкин хәл түгел. Берәүләр моны бардак дип атый, икенчеләр моны эпидемия, ди. Берәүләр табибларны хурлый, алар чакырганда килмиләр, ашыгыч ярдәм машинасын озак көтәбез, диләр. Безне хастаханәгә салмыйлар, дәваламыйлар, дип зарланалар. Әйе, дөрес, һәркемгә килергә тиешләр, әмма бу мөмкин түгел. Халык җәмгыяви категорияләр белән фикерли белми, ул шәхси категорияләр белән генә фикерли.

Бер кешене дәвалау хөкүмәткә 200 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр төшә

Бүген бездә сугыштагы кебек вазгыять, хастаханәләр тулы, Казандагы 80 ашыгыч ярдәм машинасына тәүлегенә 2200дән артык чакыру килә. Һәркемгә ярдәм итеп бетерерлек кул-аяк, баш мие юк. Дәүләт коронавируска каршы көрәштә коточкыч зур акчалар тота, беләсездер, бер кешене дәвалау хөкүмәткә 200 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр төшә. Шул хәлдә дә кеше барлык фәнни яңалыкларны инкарь итә, вакцина ясатмый, шәхси мәнфәгатьләрен генә уйлый. Аңа ниндидер медицина фәннәре докторы фикеренә караганда таныш шәфкать туташы яки фотомодель блогер фикере мөһимрәк. Совет чорында яшәсәк, бу алай булмас иде, билгеле.

— Ә ни өчен соң совет вакытында башкача булыр иде? Хәзер җәмгыять хакимияткә ышанмый, шуңа күрә вакцина ясатмый, димәкче буласызмы?

— Коллектив иммунитет, коллектив аң дигән төшенчәләр бар. Кеше көтүгә иярә торган зат һәм ул һәрвакыт күпчелек фикеренә буйсына. Бүген күпчелек фикере нинди? Без беркемгә ышанмыйбыз, шуңа без берни дә эшләмәячәкбез, дигән фикер. Фән докторлары, белгечләр, сәясәтчеләр әйткәнгә ышанмагач, алар үзләренә яңа аңлатма эзли башлый. Нәтиҗәдә, бу вакыйгаларны ниндидер рептилоидлар, химтрейллар, чиплау, массоннар белән аңлатырга тырыша. Аларга шуннан бик рәхәт һәм уңайлы, чөнки алар үзләренә бер аңлатма таба.

Кешеләр вакцина ясатуны "Бердәм Русия" өчен тавыш бирү белән тиңли

Кемдер дәүләтне яратмый, кемдер галимнәрне күралмый, кемдер табибларны үтерүче дип саный, әмма бу кешеләрнең барысын да бер әйбер берләштерә: бу дәүләтнең барлык институтларына да ышанмау. Нишләп әле мин кичә яки өченче көн фәлән дип әйткән һәм алдаган кешеләргә ышанырга тиеш, дип уйлый кеше. Мин, мәсәлән, хакимият белән фәнне аерып карарлык хәлдә, әмма күпчелек аермый. Алар бу вакцина ясатуны "Бердәм Русия" өчен тавыш бирү белән тиңли. Барып, Спутник-V кадатып кайтканмын икән, димәк, мин хакимият өчен тавыш бирдем дип уйлау – ул чүп фикер.

— Ә сез вакцина ясаттыгызмы?

— Мин инде ревакцинация ясаттым. Февральдә бер кат вакцина ясаткан идем, ярты ел узгач кабат яңарттым. Хәзер без Дельта штаммы чорында яшибез. Кайбер галимнәр аны яңа штамм гына да түгел, ә бөтенләй яңа төр авыру дип саный. Аңа инде бу ел ярымда яхшы тоелган дарулар бөтенләй тәэсир итми. Дельта – ул йогышлырак һәм тизрәк тарала торган штамм. Ул тәндә дә тизрәк тарала һәм кискен үсә. Сездә антитәкчекләр булса да, аның саны Дельта штаммы армиясенә каршы тору өчен җитмәскә мөмкин. Шуңа антитәнчек булганда да өстәмә вакцина кадату кирәк.

Кеше вакциналауның әһәмиятен әле дә азаккача аңламый. Әйе, бүген безне авыру йоктырудан тулаем саклый алырлык вакцина юк, әмма вакцинадан соң кеше авыруны ун тапкыр җиңелрәк кичерә. Ул постковид синдромы, инвалидлык та алмаячак. Икенчедән, хәзер хастаханәләрдә катастрофик хәл һәм без аңларга тиеш: шушы ел ярымда без бөтен сәламәтлек саклау системының канын эчеп бетердек. Хәзер табиблар безгә түгел, без аларга ярдәмгә килергә тиеш. Алар бүген үзләре дә үлем белән яшәү арасында көрәшә. Хәзер безнең хастаханәге ятакларының яртысы һәм сәламәтлек саклау системының яртысы ковидка гына эшли. Без ковидлыларны гына түгел, башка авырулар турында да уйларга тиеш. Кардиология бүлекләре ябыла, алар да ковидка күчә. Бүген ашыгыч ярдәм машинасы ниндидер прививкасы булмаган кешегә китәчәк, ә бу вакытта 65 яшьлек ир инфаркттан үлеп ятачак. Вакцина ясату шул хастаханәләрне бушату өчен дә кирәк.

Өченчедән, Русиядә вакцина ясатучылар шулкадәр аз, без коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килү өчен биореактор булып торабыз. Бу Дельта штаммы, мәсәлән, прививкасыз яшәүче Һиндстанда барлыкка килде. Хәзер Русиядә яңа штамм җитешеп килә. Прививкасыз кешеләр күбрәк булган саен, күпкә куркынычрак һәм авыррак штаммнар барлыкка килү куркынычы зур. Вакцина кешеләрне чир йоктырудан сакламаса да, аның куркынычын киметә.

— Алайса, ковидтан үлүчеләр статистикасын аерып күрсәтмичә, бәлки гомуми үлем санын гына күрсәтергәдер? Мәсәлән, сезнең бер сюжетта, сентябрь аенда Чаллыда һәм Казанда күпме кеше вафат булуы хакында мәгълүмат бирелде. 2019 елда Чаллыда аена уртача 350-360 кеше үлсә, быел сентябрьдә инде 750 кеше вафат булган. Казанда 2019 елда сентябрьдә 753 кеше үлгән булса, быелның сентябрендә — 1276 кеше.

Әгәр Систем чын саннарны күрсәтсә, ул шул Систем башында торучыларга зур куркыныч тудырыр иде

— Сәламәтлек саклау системында ике төрле төшенчә бар. Шуның беренчесе – ул табиблар, медперсонал. Икенчесе – сәламәтлек саклау белән шөгыльләнүче сәясәт, ягъни баш хәрефтән язылган Систем. Мин гадәттә шуларның беренчесе белән аралашам һәм сез күргән саннарны да мин табиблардан алдым. Уйлавымча, әгәр Систем чын саннарны күрсәтсә, ул шул Систем башында торучыларга зур куркыныч тудырыр иде. Шуңа без ул саннарны кайчан да булса күрербез дип уйламыйм. Хәтта минем сюжеттагы табиблар биргән саннар да әле киметелеп бирелгәндер дип уйлыйм. Ничек булса да, бу мин таба алган кадәр саннар.

— Сезнең сюжетларны Систем бөтенләй карамый дигән нәтиҗә ясап була, чөнки алар табиблар биргән ул саннарны әз генә булса да караса, статистика бәлки үзгәрер дә иде. Ә болай кешеләрнең телевизорда күргәннәре белән газет һәм интернетта укыганнары чагышмый булып чыга.

— Шуңа аларда когнитив диссонанс туа да. Алар ТВда күргән һәм укыган әйберләрен чагыштыра да, нишләп бу шулай дип әйтә микән, дип уйлый башлый, моңа аңлатма эзли. Мөгаен, аны сатып алганнардыр, дип нәтиҗә ясый. Шуңа миңа да ышанмыйлар. Ә кешегә минем хаклы булуны ничек аңлатырга? Ул үзенә хакыйкатьне хастаханә ятагында тапса гына инде. Хастаханәдә ничә тапкыр булган хәл: кешеләр мине кулымнан тота да, ә бит мин сезгә ышанмаган идем, ди. Үзе барып күргәч ышана башлый.

— Хәзер кертелгән ярым локдаунны сез ничек кабул иттегез? QR-кодсыз сәүдә үзәкләренә кереп булмый, транспортта йөреп була. Халык исә ялга Төркиягә, Мисырга чыгып китте.

Бездә хәзер узган елдагы кебек тулаем ябык режим булырга тиеш

— Ничек булырга тиеш дигәндә, без белгечләр, эпидемиологлар, табиблар фикерен күздә тотабыз. Ә алар әйтә: иптәшләр, бездә коточкыч хәл, барлык транспортны күптән туктатырга, кешеләрне өйләренә ябарга вакыт, ди. Бездә хәзер узган елдагы кебек тулаем ябык режим булырга тиеш. Әмма ярым локдаун – ул сәяси карар. Әлбәттә, ул фәнни даирәгә ошамый, әмма алар сүз дә әйтә алмый. Бердән, сүз әйтү үзеңә кыйммәткә төшәчәк, икенчедән, бернинди чара күрелмәгәндә, ичмасам, шушы эш булса да эшләнә, дип уйлыйлар. Алар моның икътисадны үтермәс өчен кабул ителгән сәяси карар булуын аңлый. Ягъни без, иҗтимагый проблемны хәл итәсе урында, ниндидер шәхси мәнфәгатьләр турында уйлыйбыз. Иҗтимагый яктан, бүген без бар җәмәгать урыннарын ябарга, ниһаять катастрофа икәнен танырга һәм шулай кимендә бер ай яшәргә тиеш. Ә кешенең чит илгә чыгып чабуы... Аларны үзгәртеп булмый инде. Халык тыңламаса, чит илләргә йөреп торса, хөкүмәт тулы локдаун игълан итми булдыра алмас дип уйлыйм.

Бездә хәзер эпидемияне җиңүнең ике юлы бар: йә вакцина ясатабыз, йә эпидемиологик чаралар күреп, локдаун игълан итәбез, диләр. Шул ук вакытта без әле дә халыкны маска кияргә өйрәтә алмыйбыз, маскасыз йөрүчеләр белән көрәшәбез. Бу авыруны бары тик вакцина, бары тик маска яки бары локдаун белән генә җиңеп булмый. Фәнгә күрә, без бүген маскадан да түгел, ә респиратордан йөрергә тиеш. Чөнки вирус штаммнары шулкадәр көчәйде, хәзер яныбызда гына торган чирле кешедән дә авыру күчә ала. Кешеләр аңларга тиеш: вакцина да ясатырга һәм барлык саклану чараларын да катгый рәвештә үтәргә кирәк. Әлегә без аның ни тегесен, ни бусын күрмибез, киләчәктә аның берсен генә күрәчәкбез һәм монда да аның нәтиҗәсе булмаячак.

* * *

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын 10 кешенең үлеме турында хәбәр ителде. Шулай итеп, республикада коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны бер меңнән артты. Моңа кадәр Росстат быелның сентябрь аенда Татарстанда 1,5 мең кешенең үлеменә коронавирус сәбәп булган дип белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG